Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кайбер баулыларның “кулы кычыта”

Баулының шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре ел әйләнәсенә шәһәр территориясен тәртиптә тоту өчен бар көчләрен салалар.

Бүгенге көндә оешма хезмәткәрләрен урамнарда, паркларда яфрак җыюда күрергә мөмкин. Оешма җитәкчесе Марсель Даутов сүзләренчә, көн саен шәһәр урамнарыннан өчәр трактор арбасы яфрак чыгарыла. Әлеге эшләр белән барлыгы бер техника һәм алты кеше  мәшгүль. Һава торышы яхшы булган очракта төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенә ярдәмгә мәктәп укучылары да чыгарга мөмкин.

– Эшләр җитәрлек, эшчеләр саны гына җитеп бетми, бигрәк тә трактористлар, машина йөртүчеләр юк, – ди Марсель Даутов. – Шулай ук безне кайбер кешеләрнең яңа төзелгән, яки башка объектларга битараф булулары борчый. Кайберәүләр шәһәр буйлап урнашкан балалар, спорт мәйданчыкларындагы җиһазларга зыян китерәләр. Мәсәлән, шәһәрнең көнъяк-көнчыгышында урнашкан яңа спорт күнекмәләре ясый торган мәйданда кайбер спорт тренажерларының гайкалары сүтелгән.

Суворов тыкрыгындагы баскычтан тотынып төшә-менә торган рәшәткәләр дә вакыт-вакыт зыян күреп тора. Шулай ук кайбер юл билгеләренә дә тынгы юк, аларны да каерып торалар.

Шәһәребез елдан-ел матурлана, төзекләнедерелә, яңа объектлар барлыкка килә. Шул матурлыкны бозмыйча, халык өчен башкарылган эшләрнең кадерен белсәк иде.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев