Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ЮХИДИ рейдлары үткәрелә

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каршы як полосага чыгучыларны аулый.

Баулы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, район территориясендә 21-30 ноябрьдә “Каршы як полоса” профилактик рейдлары үткәрелә. Бу чараның максаты – каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны булдырмау.

Ведомство мәгълүматы буенча, быелның ун аенда Баулы районында транспорт чарасы каршы як полосага чыгу аркасында ике авария теркәлгән. Аларда ике кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләр алган.

Бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе шуны искәртә: тизлекне юл һәм һава шартларын исәпкә алып сайларга, башка транспорт чараларын узарга ашыкмаска һәм каршы як юлга чыкканда игътибарлы булырга кирәк.

Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, машина йөртүчегә биш мең сумнан башлап штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җәза билгеләнә. Административ хокук бозу кабатланган очракта, бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Бу кагыйдә бозу өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат кабат кагыйдә бозганда, аңа өч елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнергә мөмкин.

Ведомство юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә, юлларда сак булырга чакыра.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев