Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Исергәп авылында парлы гаиләләргә багышланган кичә үтте

Исергәп авылы мәдәният йортында “Пар балдаклар” дип исемләнгән матур чара узды. Аны автоклуб мөдире “Умырзая” фольклор ансамбленең җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова оештырды.

Озак еллар бергә гомер иткән, үрнәк гаилә парларына багышланган, бәйге рәвешендәге чарада Исергәп авылының Римма һәм Илдар Нәгыймовлар һәм Ландыш һәм Айрат Дәүләтовлар гаиләләре катнашты.

Бәйрәм барышында гаиләләр бергә озак һәм тату яшәү серләре белән бүлештеләр.

Бәйрәмнең икенче өлешендә хуҗабикәләр үзләренең яратып пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә бүлештеләр.

– Безнең гаилә коруыбызга быел 34 ел була, – дип сөйләде Римма Нәгыймова. –  Гаилә кору, танышу тарихларын сөйләдек. Беренче очрашу истәлекләрен барладык. Никах, туй вакытлары, килен төшү турында сөйләдек.  Һәр гаилә үз һөнәрен әзерләргә тиеш иде. Иптәшем җыр әзерләде. Бу чара җырлы-биюле булып, бик матур үтте дип исәплим. Аш-су пешерү бәйгесенә гаиләбез белән яратып ашый торган чәй ризыгы – кош теле пешердем. Пешерү рецептын сөйләдем. Күңелле матур бәйрәм булды. Тамашачы азрак булды.

Баулы районы мәдәният йортларыннан килгән үзешчән артистлар чыгышы тагын да бәйрәм рухы өстәде.

Фото: Исергәп мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев