Бәхетле картлык кичерә
Салих авылында гомер итүче хезмәт ветераны Санафраз Насыйбуллина бүген 95 яшен билгели. Гомер бәйрәме белән аны якыннары гына түгел, ә район җитәкчелеге дә тәбрикләде.
Санафраз Насыйбуллина кунакларны бәйрәмчә бизәлгән өендә каршы алды. Әниләрен, әбиләрен олы юбилее белән котларга бу көнне балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды.
Юбиляр Яңа Шалты авылында 12 балалы гаиләдә туып-үскән. Сугыш елларында тракторда эшләгән, анна соң да әле ике ел бу хезмәтен ташламаган.
Салих авылы егетенә тормышка чыккач иренең авылына күченеп килә. Гомере буе колхозда хезмәт куя – төрле эшләр башкара. Гомуми хезмәт стажы 31 елны тәшкил итә, ул төрле мактау кәгазләренә ия. Тормыш иптәше белән дүрт кыз үстергәннәр, әмма ире 13 ел элек якты донядан киткән. Бүген Санафраз Насыйр кызы 10 оныгына, өч оныкчыгына сөенеп, кызларының тәрбиясендә әкрен генә гомер йомгагын сүтә.
– Оныкларым һәм оныкчыкларымны саный башласам югалып китәм, санап ахырына чыга алмыйм. Күп инде алар, – дип елмая ул.
Санафраз Насыйр кызын тәбрикләргә район башкарма комитеты җиткәчесе Илмира Хөснуллина, Салих авылы җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов, Салих авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсәнә Таһирова килделәр. Илмира Хөснуллина илебез президентының котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме, авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният йорты җитәкчесе бүләкләр тапшырдылар.
Илмира Хөснуллина юбилярга район башлыгы Рамил Гатиятуллинның бүләген дә тапшырды – бу “Хезмәткә дан” газетасына абунә. Баулы район башлыгы Рамил Гатиятуллин “Абунә бүләк ит!” хәйрия акциясе кысаларында хезмәт ветеранын икенче яртыеллыкка район газетасына яздырды.
Гүзәл чәчәкләр һәм бүләкләргә күмелеп балкып утырган Санафраз Насыйбуллина үзен зурлаулары өчен барысына да олы рәхмәтен җиткерде.
Айгөл Идиятуллина
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев