Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле балалар тәрбияләү – һәр атаның хыялы

Кызылъяр авылы мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов – өч бала атасы. Кызлары инде зур, һәрберсенең үз гаиләләре. Берсе җирле мәчеттә хатын-кызлар өчен Коръән уку буенча дәресләр алып бара. Иң кечеләре 9 сыйныфта белем ала. Фәнис хәзрәт зур теләк белән балалар тәрбиләү, кызларга һәм малайларга карата ата мәхәббәтенең аермасы турындагы фикерләре белән бүлеште.

– Безнең чор балалары күбрәк әбиләр тәрбиясендә үсте. Бабайларыбыз сугыш кырларында ятып калды, бик азлары гына кайткандыр. Әбием биш вакыт намазны калдырмады, беренче дини тәрбияне аңардан алдым мин. Без диннең төшкән вакытына туры килдек, тормышыбызда аны кулланмый яшәдек – намаз укымадык, ураза тотмадык. Аллаһы Тәгалә динебезгә кайтырга насыйп итте, бу безнең өчен зур бүләк булды. Без гаиләбез белән намаз укыйбыз, балаларыбыз хак ислам динендә тәрбияләнде. Ике кызыбыз иң элек мәчеттә белем алды, аннары Урыссуда мәдрәсә тәмамладылар. Улыбыз да, туганнан алып, исламда тәрбияләнә, – дип сөйли Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов.

Күп балалы әти әйтүенчә, гаиләдә иң беренче кызлары туган, шуңа ата кеше иң беренче очракта кызларны тәрбияләү, аларны ярату серләрен өйрәнгән.

– Беренче кызыбыз 1990 елда, икенчесе 1995 елда туды. Кыз балаларны иң элек матур курчаклар кебек яратасың. Алар күбрәк инде әниләре янында була, ул аларны ашарга пешерергә, өй карарга, балалар үстерергә өйрәтә. Һәрбер әти малай турында хыяллана торгандыр, ул аңа үзе белгәнне өйрәтеп калдырырга тырыша. 2008 елда Аллаһы Тәгалә безгә малай бүләк итте. Малай ул – терәк, аңа үзең белгәннең барысын да өйрәтәсең. Ир-ат ул – ат, ат кебек эшләргә тиеш, гаиләгә ризык алып кайтырга тиеш. Улыма да бөтен эшне өйрәтәм – дини эшләрдән башлап хуҗалыктагы барлык эшкә дә – утын ярырга, машина йөртергә, печән чабарга. Ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр ич.

Йосыф биш яшьтән Коръән укый, намазга өйрәнгән, көрәш белән шөгыльләнә, бүләкле урыннар яулый.

–       Йосыф бик тыныч бала, ул миңа караганда күпкә тынычрак, мин кызып китәргә яратам. Бер хәдис бар, “Кызма” дип әйтә. Йосыф шул хәдисне үзләштергәндер, ул кызарга яратмый. Оныклар кайтканда да ул алар белән тыныч кына уйный белә. Йосыф спорт белән дә шөгыльләнә, бу аңа шулай ук үз-үзенә ышаныч бирә. Ул үз вакытында гимнастика белән шөгыльләнде, аннары грек-рим көрәшенә йөрде. Мәктәптә татар көрәше буенча секция ачылганнан бирле, 4нче сыйныфтан ул көрәш белән шөгыльләнә. Һәр кешенең тормышта үзенең таяныч ноктасы булырга тиеш. Бездә ул – хак ислам дине, Коръән. Авырлыклар килсә дә, җиңеллек бирә, сөенеч килсә, шөкер итәбез, – дип сөйли Фәнис хәзрәт. – Йосыф дәрес хәзерләгәндә миңа бик мөрәҗәгать итми ул, ул – ир-ат, үзе тырыша. Ә инде ниндидер сораулары булса, аңлатуымны, күрсәтүемне килеп сорый.

Йосыф әйтүенчә, әтисе аның өчен иптәш, мәрхамәтлелек, кайгыртучанлык үрнәге. Ул аның турында җылы итеп, яратып сөйли.

– Әти минем өчен гаиләдә мөһим кеше, әни кояш кебек, ул булганда, өйдә якты да, җылы да, – ди Йосыф. – Әти мине бөтен эшкә дә өйрәтә, барысына да акыл белән карарга кирәк, ди. Ул тыныч итеп кенә барысын да аңлата миңа.

Фәнис хәзрәт әйтүенчә, баланы тәрбияләүнең иң яхшы ысулы – аңа үрнәк булу. Кайгыртучан ата улына үзенең белемен бирә, хезмәт сөяргә өйрәтә, буш вакытны файдалы оештырырга ярдәм итә.

– Без балыкка йөрергә яратабыз, кышкысы да, җәйгесе дә ошый. Без Ык буе егетләре ич, мин инде биш яшьтән балыкка йөри башладым. Улымны да өйрәттем.  Аңа бик ошады, кайчан яллар җитә, балыкка барасы килә, дип йөри башлый ул. Күпләр балык тотуны чир диләр, безнең өчен ул – ризык. Без өйгә ризык алып кайтабыз дип барабыз, – ди ата кеше.

 Фәнис хәзрәт улын яратып һәм сабырлык белән дөрес яшәргә, аның серләренә өйрәтә. Ул әле алты оныгына бабай да. Иң күңелле мизгелләр – бергә җыелган мизгелләр.

– Кызларыбыз гаиләләре белән кайтып, бергә җыелган мизгелләрне бик яратабыз. Урамда пылау, шашлык пешерәбез, күңелле була.  Тормыш иптәшем белән табигатьне яратабыз, җәен ул җиләк җыя, мин пиннек әзерлим, – дип сөйли язмабыз герое.

Фәнис хәзрәт улын зур тормышка әзерләргә тырыша: аны җәмгыятебезгә файдалы кеше итеп үстерерү өчен көч куя.

– Дин ул – көндәлек тормыш, иртәннән йокыга ятканчыга кадәр тормыш рәвешебез. Һәр эшне “бисмилла” дип башларга, уң кулың белән ашарга, кешегә яхшы мөнәсәбәттә булырга, кешегә ярдәм күрсәтергә дип өйрәнәбез. Әгәр дә улымда шул сыйфатларны тәрбияли алсам, ул үзенә һөнәр сайласа, адашмас. Ислам дөрес яшәргә өйрәтсә, ә спорт аңа көчле булырга ярдәм итәр. Беләгендә көче булса, ул йортын да төзер, тормышта да югалмас, – ди гаилә башлыгы.

Һәр кешенең дә тормышында кирәк вакытта ярдәмгә килердәй, терәк була алучы, киңәш бирүче ир-ат буладыр. Фәнис хәзрәт үз балаларына нәкъ шундый әти булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев