Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулының китап сөюче гаиләсе

Халыкара гаилә көнендә Баулы районында яшәүче гаиләләр турында сөйләүне дәвам итәбез. Татар Томбарлысы авылыннан Айрат һәм Зөлфия Мустаевлар, дүрт бала тәрбияләп, матур итеп гомер кичерәләр.

Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә гаиләдә бала туу – һәркем өчен сөенечле вакыйга. Бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти. Татар Томбарлысы авылында яшәүче Мустаевлар – күп балалы яшь гаилә. Айрат һәм Зөлфия Мустаевлар, дүрт бала тәрбияләп, матур итеп гомер кичерәләр. Балаларын, яратып һәм кадерләп, аларга дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Кич белән җыелышып китап укыйлар, рәсем ясыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Ял көннәрендә аш-су бүлмәсендә бергәләп тәмлекәчләр пешерәләр. Балалар, кечкенәдән хезмәт сөеп, әти-әниләренә ярдәм итеп үсәләр.

Гаиләдәге һәр баланың яраткан шөгыле бар: Денис бассейнга һәм шахмат түгәрәгенә йөри. Азалия матур итеп рәсем ясый. Диләрә күбрәк өй җыештырырга, кечкенә сеңлесе белән уйнарга ярата. 3 яшьлек Мәрьям пазллар җыярга оста, китапларны бик ярата. Иң яраткан китабы – "Доктор Айболит". Ә китаплар Мустаевлар гаиләсендә би күп. Әти-әниләре алар өчен китапханә почмагы булдырган. Киштәләрдә татарча, русча китаплар, балалар өчен энциклопедияләр шактый. Әниләре Зөлфия үзе дә әдәби китаплар укырга ярата.

“Китап кибеттән тыныч кына үтә алмыйм, еш кына китапларны сатып та алам”, – ди ул.

Даими китапханәгә йөрүче гаиләдә барысы да китап укырга ярата, алар – китапханәнең чын дуслары, Ел дәвамында үткәргән чараларда да Мустаевлар гаиләсе актив катнаша. Кечкенә Мәрьям, икенче ел рәттән, "Иң кечкенә китап укучы" номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Икенче сыйныфта укучы Диләрә, район күләмендә үткән "Без китапханәне сайлыйбыз" бәйгесендә катнашып, җиңүче булды.

Балаларның уңышларында ата-ананың роле бик зур. Чөнки, бәйгеләргә алар барысы бергә әзерләнәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр. Китапка мәхәббәтне дә, иң беренче чиратта, ата-ана тәрбияли. Бала кечкенәдән аларның китап укыганын күреп үссә, үзе дә китапка тартыла. Ә инде гаилә белән китапханәгә йөрүне күркәм гадәт итеп кабул иткән чакта, баланың тормышы гәҗәеп маҗаралар, әкияти тылсымнар белән баетыла. Алар бик теләп китапханәгә йөри башлыйлар, чараларда катнашалар, китапханә тормышына чумалар. Китап укырга теләге булган кеше өчен китапханә ишекләре һәрвакыт ачык. Рәхим итегез!

Эльвира Әхмәтҗанова,

Татар Томбарлысы китапханәчесе

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев