Баулының “Гали” мәчетендә Мәүлид кичәсенә җыелдылар
Мәчеткә шәһәр җирлегеннән һәм тирә-як авыллардан абыстайлар, кыз балалар җыелды.
Баулы районында динебезне, милли традициялщрне, борынгы йолаларны хөрмәт иткән, тату һәм бердәм халык яши. Баулының үзәк “Гали” мәчетендә, Мәүлид ае уңаеннан, догалар яңгырады, мөнәҗәтләр һәм салаватлар әйтелде, мул табыннар артында дустанә мөнәсәбәттә Ислам дине, аның күркәмлеге турында әңгәмәләр оештырылды. Шулай итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен билгеләп үттеләр.
Мәүлид ае, рабигыль-әүвәл аеның унберенче көненең ахшамы кергәннән башлап, уникенче көненең ахшамына хәтле дәвам итә.
Быел бу көннәр өченнән дүртенче сентябрьгә туры килә. Ягъни өченче сентябрь кояш баю белән Рәсүлебезнең туган көне – Мәүлид – башланды.
«Бу мөбарәк кичәне без Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм өчен салаватлар әйтеп, зикердә булып, догалар кылып, Раббыбызга шөкер итеп үткәрсәк, күркәм була, – дип сөйләде Гөлсорур абыстай Гафурова. – Бу юлы да мәчетебездә матур һәм файдалы итеп уздырдык».
«“Гали” мәчетендә Пәйгамбәребезне олылап, зурлап, Гөлсорур абыстаебыз белән, белемле остазларыбыз катнашында Мәүлид мәҗлесе үткәрдек. Бик тирән мәгънәле аңлату, белгәннәрне искә төшерү булды, – дип сөйләде Әнисә апа Биктимерова. – Остазларыбызның белемнәренә Раббыбыз көч-уәт өстәп, кылган гамәлләре давамлы булсын дип телим».
Фото: Гөлсорур Гафурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев