Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулынын «Дан орденлы» тегучесе: «Халыкка ярарга тырышып эшлэдек»

Тегүчеләр булмаса, без матур-матур күлмәкләр кияр идек микән. Тегүче җәмгыятьтә кирәкле һөнәрләрнең берсе ул. Язмабыз герое – гомеренең 47 елын тегүче һөнәренә багышлаган, озак еллар халыкка көнкүреш хезмәте күрсәткән Альмира Вильданова.

Альмира Һәнүз кызы Баулы халкына яхшы таныш.  Аның куллары белән кемнең генә киемнәре тегелмәгән дә, ремонтланмагандыр. Бар күңеле белән,  күз нурларын түгеп, Альмира ханым байтак еллар үз халкына хезмәт иткән. Ә бит кечкенә кыз балачактан, тегүче булырмын, дип хыялланмаган да. Тик шулай да 11-12 яшьләр тирәсендә авылда елга буенда каз бәбкәсе саклаганда әбисенең иске күлмәк итәкләреннән үзенә күлмәкләр тегеп кигән чаклары булган.

“Минем әнием тегү белән шөгельләнмәсә дә, бик матур итеп чигә иде, – ди Альмира ханым. – Әнием 60 ел элек чиккән әйберләрен әле булса кадерләп саклыйм”.

Альмира ханым Кызылъяр авылында туып үсә. Мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз, укытучы булу теләге белән, Алабуга институтына укырга керә. Тик бер ай укыганнан соң, туган җирен бик сагынып, укуын ташлап кайта. Шулай итеп 17 яшьлек кыз Октябрьский шәһәренең тегүчеләр фабрикасына эшкә урнаша.

“Сагынып сөйләрлек еллар булды ул, – дип искә ала, хәзер инде тәҗрибәле тегүче, Альмира ханым. – Анда эшләү дәверендә 5-нче разрядлы тегүчегә кадәр күтәрелдем. Дан орденына лаек булдым”.

Иң беренче эш көнен яхшы хәтерли Альмира ханым. Ул вакытта яшь кызга пальто якасын эшкәртергә бирәләр.

“Кримпленнан пальтолар тегәләр иде ул чакта, – ди тегүче. – Яканы кат-кат сүтеп тектем, шулай акрынлап өйрәндем. Тора бара резервный итеп тә куя башладылар, ә резервный итеп бар эшне белгән кешене генә куялар иде. Ул вакытта заказлар күп, бер ялсыз да эшләргә туры килде. Плащлар, офицер, солдат бушлатлары, танкист кительләре, курткалар, кышкы пальтолар тегә идек”.

Октябрьский шәһәрендә 12 еллап эшләгәннән соң Альмира ханым Баулыга кайта. Яшьлегенең иң матур чорында тормыш иптәше итеп Флюр абыйны сайлый ул. Матур гаилә корып, ике кыз үстерәләр. Бирегә кайткач, Альмира ханым көнкүреш комбинатына эшкә урнаша. Тегүче дә, заказлар кабул итүче дә була. Микрорайонда яңа ачылган комбинатта тегүче, соңрак Ленин урамында урнашкан көнкүреш комбинатында җитәкче булып хезмәт куя. 1987 елдан 2006 елга кадәр көнкүреш комбинатында эшли. 2006 елда, эшмәкәр булып, химчистка бинасында үз эшен башлап җибәрә. 2019 елдан үзмәшгүль булып теркәлә.

“Баулыда, нигездә, киемнәргә ремонт ясадык, – ди ул. –11нче сыйныф кызларына күлмәкләр, алъяпкычлар да тегәргә туры килде”.

Хезмәт сукмагыннан Альмира апа белән бергә янәшә хезмәттәше Ландыш Йосыпова бара. Алар элекке заманнан ук бергә эшлиләр. Бер хезмәт юлын узалар.

“Без Ландыш белән һәрвакыт бергә киңәшләшеп эшләдек, – ди Альмира ханым. – Беркайчан беркемгә кычкырып эндәшмәдек. Ошамаса үзең тек, бушка була димәдек. Килентларга ярый белеп, көйләренә торырга тырыштык.

Тегүче булу өчен, Альмира ханым сүзләренчә, түземлек кирәк, сәламәт булуың, күзләрнең яхшы күрүе дә мөһим.

Бүгенге көндә Альмира ханым Кызылъяр авылында яши, авылдашларына кирәк чакта, тегү машинасын эшкә җиккәли.

“Мин барлык бергә эшләгән хезмәттәшләремне, һөнәренә тугры калган барлык тегүчеләрне, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләрне бәйрәм белән котлыйм. Җиңел булмаган эшләрендә уңышлар, үзләренә корычтай ныклы сәламәтлек телим”, – дип, сүзен йомгалады ул.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев