Баулының кул эше остасы: Чигү күңелне тынычландыра
Туган якны өйрәнү музеенда чигелгән картиналар күргәзмәсе эшли башлады. Әлеге чара традиция буенча ел саен уздырыла. Күргәзмәдә барлыгы 18 оста үз кул эшен тәкъдим итте.
Гөлчәчәк Нуретдиновага 79 яшь, кул эшләре белән ул ныклап лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлый. Аның сүзләренчә, чигеп утыру аның күңеленә тынычлык бирә.
–Яшь чагында бераз чигеп алган идек, – ди кул эшләре остасы Гөлчәчәк Нуретдинова. – Бер мәлдә чигү эше тукталып торган кебек булды. Пенсиягә чыккан, оныкларны үстереп беткәч, үземә буш вакыт күбрәк кала башлагач, мин үземә шөгыль таптым. Мин үкенмим, бик яратам чигәргә. Чигү кешене тынычландыра. Өй мәшәкатьләреннән бераз арынгач тиз генә чигәргә барып утырам. Әле күзләрем күргәндә кул эшен ташламыйм әле. Нәрсә чигәсемне, күңелемә ошаганын озак эзләргә туры килә.
Рина Мөсифуллина да кул эшләрен яратып башкара. Аның кызы Алсу да әлеге эшне үз итә. Рина күбрәк акрил һәм мулине җепләр белән чиксә, Алсу исә алмаз мозаикасы техникасын кулланып та эшли.
- Кечкенә чакта әнинең кул эшләрен күреп хозурлана идем, мин аңа охшарга тели идем, – ди кул эшләре остасы Рина Мөсифуллина.– Чигү эшен беренче тапкыр мәктәп елларында кулга алып карадым. Соңрак хезмәт дәресе укытучысы булып, балаларга өйрәтә башладым. Аннары кичләрен үзем өчен дә чигә башладым. Төрле жанрдагы композицияләрне чиккән бар.
Оста куллы Рина Мөсифуллина сүзләренчә, алга таба ул шамаиллар чигәргә уйлый.
Күргәзмәдәге һәр эш зәвык белән башкарылган. Һәрберсен озаклап сокланып карап торырлык. Язгы традицион чарада барлыгы 18 талантлы останың 56 кул эше тәкъдим ителгән.
Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев