Баулының бер урамына вакытлыча юл ябык
Шәһәрнең Набережная урамында узган елны “Водоканал” оешмасы тарафыннан суүткәргеч торбалар алыштыру эшләре башкарылды. Биредә тирән траншеялар казылып, эшчеләр яңа торбаүткәргеч сузу белән мәшгуль булды. Җир туңдыргач, урамнан машина белән үтеп булган. Хәзер җирләр эри башлагач, урамга керерлек түгел, суүткәргеч сузылган кайбер урында җирләр убылган.
Урам башларына искәрткеч ленталар сузылган, димәк, биредән үтеп булмый. Хәтта машина белән үткәндә, җир убылып, машина тәгәрмәче төшеп киткән очраклар да булган.
Набережная урамында яшәүче Резеда Хәйруллина, киләчәктә урамга асфальт та салырлар әле дип өметләнә.
“Торбаларны салдылар, пычрак калды. Безнең тирәдә ул кадәр казылмаган әле. Урам очында бигрәк тә куркыныч. Көздән җирләр туңгач, машина белән кереп булды, машина белән йөрдек. Тиздән әлеге проблеманы чишәрләр дип ышанам”, – ди ул.
Роберт Сәлимов курше урамда яши, Набережная урамыннан үтеп кенә барышы.
“Шәһәр сулары да шушы урамнан ага. Водостоклар эшләргә кирәк. Урта Азиядә яшәп кайттым мин, анда, су агар өчен, махсус арыклар ясалган. Нәтиҗәдә сулар юл уртасыннан акмый, арыклардан ага”, – ди ул.
Бүгенге көндә Набережная урамыннан йөрү вакытлыча чикләнгән. “Водоканал” директоры Рафаэль Шәймәрданов сүзләренчә, убылган җирләргә, бераз киптергәч, грунт салыначак.
Ә әлегә анда зур техника белән керерлек түгел. Набережная урамында яшәүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев