Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы һәркемгә хәленнән килгәнчә ярдәм итә

Социаль проектта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Ул президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла, аның авторы – “Мин булдырам” спорт-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Марат Ильясов. Проектның максаты – һәр катнашучыга мөһим һәм файдалы эш башкару мөмкинлеге бирү. Бүген без укучыларны игелекле эшләрдә актив катнашкан кешеләр белән таныштырабыз.

Рәзинә Хафизова озак еллар чәчтараш булып эшләгән. Әмма тормышында килеп чыккан фаҗига аркасында, сәламәтлегенә җитди зыян килгән, Рәзинә эштән туктап торырга мәҗбүр булган.
– Мин инвалид арбасына утырдым, тору һәм хәрәкәт итү авыр иде, миңа һәр эштә сеңлем ярдәм итте, – дип сөйли ул. – 2021 елда мин үз һөнәремә кайта алдым. Универсаль мастер булсам да, хәзер ир-атларның чәчләрен кисмим.
Проект турында белеп алгач, Рәзинә анда катнашырга булган: җәй буена чәршәмбе көннәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең чәчләрен бушлай кисә.
– Марат Ильясов ярдәмендә мин эшкә чыга алдым һәм, рәхмәт йөзеннән, игелекле эшләр башкарасым, Марат Ильясовның үзәгенә файда китерәсем килде, шуңа күрә проектта катнашырга ризалаштым, – ди Рәзинә.
Ул әлеге һөнәрне кешеләргә шатлык, матурлык һәм яхшы кәеф бүләк итү өчен сайлаган. Рәзинә фикеренчә, мондый игелекле проектта катнашу аңа – зур канәгатьләнү, ә клиентларга күп уңай хисләр китерә.
Проектның тагын бер катнашучысы – 26 яшьлек Руслан Евстифеев. Ул берничә ел фотога төшерү белән шөгыльләнә, ә соңгы вакытта 3Д-модельләштерүне өйрәнә башлаган. Быел Руслан Марат Ильясовның “Мин булдырам” үзәгендә, “Өч үлчәмле тормыш” проекты кысаларында, балаларга 3Д-модельләштерү күнекмәләрен өйрәтә башлаган.
– “Тинкеркад” дигән бушлай сайты бар, өч ай эчендә барысын да шул сайттан өйрәндем. Программада төп объектлар бар һәм барлык схемалар бик җиңел эшләнә, – дип сөйли Руслан.
“Мин җәмгыятькә файда китерә алам” социаль проекты башлангач, Руслан аңа бик теләп кушылган. Аның дәресләренә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм “Семья” социаль приютындагы балалар йөри. Алар Руслан җитәкчелегендә схемалар ясыйлар һәм төрле модельләрне 3Д-принтерда бастыралар.
– Менә бу йорт параллелепипедтан, ягъни кубтан ясалган. Башта нигезне ясыйбыз, аннары – стена, соңрак тәрәзәләр һәм ишек, – дип аңлата ул. – 3-Д принтерда модельләрне бастыру өчен билгеле бер вакыт кирәк – 30 минуттан берничә сәгатькә кадәр.
Хәзер балалар Марат Ильясовның автор тренажерлары (ә алар 12) схемаларын ясау белән кызыксыналар. Алар 3Д-принтерда бастырылачак һәм тиздән балалар үзләре ясаган тренажер модельләрен кулларына тота алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев