Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга уяу булырга кирәк

Статистика буенча, табигатьтә янгыннарның 90 проценты кеше гаебе белән килеп чыга. Сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, коры үлән һәм саламны караучысыз яндыру, учак ягу, урманда ут белән куркыныч эш алып бару.

Янгыннарны булдырмау өчен, ут чыккан очракта аны тиз арада сүндерү өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү зарур, янгынга каршы махсус чорда аеруча.

“Баулы урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе хәбәр итүенчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:

– ылыслы урманнарда, зарарланган урман участокларында, урман кискән һәм чистарткан урыннарда, коры үлән булган җирләрдә ачык ут куллану (учак, җылыту лампалары, мангаллар);

– янган шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла шешәләр һәм банкалар ташлау;

– ауга чыкканда үзләре янып китә торган, тиз янып китү ихтималы булган материаллар куллану;

 – тиешсез урында май, бензин, керосин һәм башка тиз янып китә торган матдәләр сеңгән материаллар (кәгазь, тукыма, мамык) калдыру;

– двигатель эшләгәндә эчке яну двигательләренең ягулык бакларын ягулык белән тутыру, шулай ук ягулыгы булган машиналар янында тәмәке тарту яки ачык ут белән файдалану;

– торфлы җирләрдә ачык ут белән эш алып бару;

– урманга якын җир участокларында коры үләнгә ут төртү;

– урманны производство һәм куллану калдыклары белән пычрату.

Татарстан республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, 2023 елның 30 мартыннан 2023 елның 10 маена кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган кешеләр җаваплылыкка тартыла.

Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.32нче маддәсе буенча, янгынга каршы махсус режим вакытында кагыйдә бозучыларга штраф рәвешендәге җаваплылык каралган, күләме түбәндәгечә: гражданнарга – 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 60 мең сумнан 90 меңгә кадәр, юридик затларга – 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр.

Ут төртү юлы белән урманны юк иткән (шактый зур зыян килгән очракта) өчен, РФ Җинаятьләр кодексының 261нче маддәсе нигезендә, 300 мең сумнан башлап штраф һәм, 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф белән, ун елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган.

Климат һәм кеше эшчәнлеге үзгәрү аркасында, соңгы елларда янгын чыгу ихтималы зур булган чор озынайды. Чөнки һава температурасы күтәрелүен дәвам итә, ә коры урыннар артканнан арта бара, урман янгыннары чыгу куркынычы, мөгаен, артыр. Шуңа күрә янгыннарны булдырмау өчен, уяу булырга һәм чаралар күрергә кирәк.

Фото: Мария Кандаурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев