Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыларга ИННны шәхси кабинеттан алырга була

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан бушлай һәм теләсә кайсы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турындагы электрон таныклык алырга мөмкин булуын искә төшерә.

Документ салым органының вазифаи заты кул куйган һәм мөһер белән таныкланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.

ИНН алу өчен "Жизненные ситуации" бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм физик затны салым органында исәпкә кую турындагы гаризаны җибәрү дә җитә. Шуннан соң "Профиль" бүлегендә чикләнмәгән санда ИНН скачать итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Ф.И.О., җенесне, туган көнне, туган урынны үзгәртү очракларында физик затны исәпкә кую турында яңа таныклык биргән өчен дәүләт пошлинасы алынмый.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев