Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырыла.
Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Айгөл Сабитова 15 мартта “кайнар линия” телефоны аша баулыларга консультация бирәчәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм финанс хезмәтләре күрсәткәндә гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча сораулары булган кешеләр 8 (85569) 5-63-62 телефонына шалтырата ала.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев