Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар Миргалиян Фәхриевне искә алды

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалиян Фәхриев истәлегенә “Кеше китә – җыры кала” дип исемләнгән искә алу кичәсе булды.

Миргалиян Фәхриевне искә алу кичәсе аның турындагы фильмны күрсәтү белән башланып китте.
Ленир Дәүләтшин белән Гөлназ Мәҗитова алып барган хәтер кичәсе бер сулышта үтте, зал тутырып килгән тамашачыларны (ә аларның күбесе Миргалиян Фәхриевне якыннан белгән баулылар) елатты да, көлдерде дә.  
Гаҗәеп педагог, үз эшенең остасы, зур йөрәкле кеше, зирәк остаз, дөреслекне ерып бара торган кеше – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы татар халык театры режиссёры Миргалиян Фәхриевне әнә шулай җылы итеп искә алдылар. Чара аның шәкертләре, хезмәттәшләре, дуслары истәлекләре, концерт номерлары, спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды. 
Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин Миргалиян Фәхриевнең укучысы да, хезмәттәше дә. Ул аның белән беренче танышкан көннәрен, бергә спектакльләр куеп йөргәнен, остазының гаҗәеп кеше булуын билгеләп үтте.
“Мин Миргалиян Миргазияновичны беренче тапкыр 43 ел элек күрдем. Бу 1980 ел иде. Минем 1нче мәктәптә укыган вакытым. Безне, 5нче сыйныф укучыларын, без 44 бала идек, икегә бүлеп, ике педагогка бирделәр. Мин Галия Сабирҗановна Фәхретдинова классына эләктем. Икенче классны Миргалиян Фәхриевкә бирделәр. Ә 6нчыда укыганда Миргалиян Миргазиянович мине халык театрына чакырды. Аннары инде без аның хезмәттәшләр дә булдык”, – дип искә алды Ринат Хәмидуллин.
Кичәгә Миргалиян Фәхриевнең тормыш иптәше Тамара Фәхриева, улы Радмир Фәхриев, оныклары да килгән иде. Ринат Хәмидуллин Тамара Петровнага чәчәк букеты бүләк итте. 
“Хөрмәтле баулылар, Миргалиян Миргазиянович Фәхриев истәлегенә шундый кичә оештырганыгыз өчен, ул куйган спектакльләргә йөргәнегез өчен, гаиләбез исеменнән зур рәхмәт. Ул исән булса, оныкларына бик тә сөенер иде. Без кадерлебезне бик юксынабыз, аның якты истәлеге күңелләребездә, баулылар күңелендә мәңге сакланыр”, – диде Тамара Фәхриева.
Чарага Миргалиян Фәхриевнең энесе Миргалим Фәхриев та килгән иде. Ул энесен җылы хисләр белән искә алды. 
Кичәдә Бөгелмә халык театры режиссёры Флюра Шәрипова, Баулы халык театры режиссёры Сәгыйть Әхмәтҗанов, театрның үзешчән артисты Флёра Хәсәнова, ветеран-педагог Рузалия Гозәерова һәм башка баулылар Миргалиян Фәхриев турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга мөмкин булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев