Баулылар «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды
Бүген шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә күп фатирлы йортлар һәм Аксаков урамнары арасында 1000нән артык агач үсентесе утыртылды. Шулай итеп, баулылар «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
50дән артык кеше, шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары хезмәткәрләре, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре юкә һәм нарат үсентеләре утырттылар. Чарада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та катнашты. Ул да үз куллары белән берничә агач утыртып, изге эшкә үз өлешен кертте. Әлеге акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында 27 миллион һәлак булучылар истәлегенә 27 миллион агач утырту.
Айгөл ХӨСӘЕНОВА
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев