Баулылар Габдулла Тукайны искә алдылар
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне уңаеннан, Баулы шәһәренең Нурсөя һәм Фәнис Яруллинар истәлегенә куелган һәйкәл янында Шигырь бәйрәме узды. Чараны 3нче мәктәп китапханәчесе Флёра Хәсәнова оештырды.
Көне буе яуган яңгыр нәкъ менә Шигырь бәйрәме узган вакытта туктап, ялтырап кояш чыкты. Бәйрәм җылы мохиттә узды. Чарада 3нче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты.
Шигырь бәйрәме якташыбыз Роберт Әхмәтҗановның “Тукай катламы” шигыре белән башланып китте. Аны бик матур һәм тәэсирле итеп 3нче мәктәп китапханәчесе Флёра Хәсәнова сөйләде. Аннары сүз мәктәп укучыларына бирелде. Сабина Нусратова, Самира Мөхәмәдиева, Ансель Хәбибуллин, Салих Мөгаллим Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Тукайның шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. Мәсәлән, Нәфисә Мөгаллим Тукайның “театр” шигырен казах телендә сөйләде.
Шигырь сөйләү бүләкләүләр белән үрелеп барды. 3нче мәктәптә Флёра Хәсәнова җитәкчелегендә уңышлы гына эшләп килүче “Илһам” театры “Звёзды театра-2025” Бөтенроссия бәйгесендә 1нче урын алган, 2025 елда район күләмендә уздырылган театр фестивалендә, республика күләмендә үткәрелгән “Пушкин һәм Тукай йолдызлыгында” бәйгесендә, шулай ук “Тукай моңнары” Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан. Театрның “Бәхет ачкычы” спектаклендә уйнаган укучыларга – Салих Мөгаллим, Руфина Артыкбаева, Гүзәл Мөгаллим, Нәфисә Мөгаллим, Гүзәл Шаракова, Аделя Якупова, Азалия Әхмәдиева һәм Аделя Газизовага – бүләкләр тапшырылды.
“Спектакльләр куярга, аларда уйнарга бик күп көч кирәк, шул ук вакытта ихтыяр көче дә”, – дип билгеләп үтте “Илһам” театры җитәкчесе Флёра Хәсәнова.

3нче мәктәп директорының милли эшләр буенча урынбасары Эльвира Кутуева мәктәп, район, төбәкара, республика күләмендә уздырылган чараларда, олимпиадаларда призлы урыннарга ирешкән укучыларны бүләкләде. “Тукайга мәхәббәт илә” Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә призлы урын алган 1нче сыйныф укучылары Ансель Хәбибуллин һәм Самира Мөхәмәдиевага 3нче дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Шул ук бәйгедә 3нче сыйныф укучысы Сабина Нусратова да 3нче урын алган. Ул, татар кызы булмаса да, татарча шигырьләрне матур итеп сөйли. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе белән берлектә уздырган “Татар сүзе” бәйгесендә катнашкан Руфина Артыкбаева Рәхмәт хатына лаек булган. Шул ук бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган Салих Мөгаллимгә дә Рәхмәт хаты тапшырылды. Татар теле атналыгы кысаларында “Иң яхшы татар теле дәфтәре” бәйгесендә җиңгән Аделя Якупова да диплом белән бүләкләнде. Ул төрле чараларда актив катнаша.
“Алга таба да шулай дәвам итегез, укучылар, туган телебезне яратыйк, туган телебезне саклыйк, олы шәхесләребезне онытмыйк”, – дип мөрәҗәгать итте Эльвира Кутуева балаларга.
Флёра Хәсәнова 3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Нур Сибгатуллинның китабын бүләк итте.
“Безнең татар телебез шулкадәрле матур, гүзәл бит ул. Аның интонациясен дә, сүзләрен дә дөрес әйтеп, шушы матурлыгы белән саклаучылар бит сез. Киләсе елдагы Шигырь бәйрәмендә Нур Сибгатуллинның менә шушы китабындагы шигырьләрен сөйләрсез дип ышанып тапшырам сезгә”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөгаллимнәргә.

“Флёра Әгълиулловна туган телебезне, татар телен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Алда телгә алынган бәйгеләрдә катнашкан укучыларның һәрберсе аңа рәхмәтледер, дип уйлыйм мин”, – дип ассызыклады Эльвира Кутуева.
Шигырь бәйрәме Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.
“Әлеге күркәм чара белән туган телебезгә, туган илебезгә карата матур хисләр уята алсак, ул исегездә калса, без бүгенге кичәне юкка гына үткәрмәвебезгә ышанып калабыз. Килгәнегез өчен рәхмәт. Иртәгә бөек Тукаебызның туган көне, бер-берегезне котларга онытмагыз!” – дип мөрәҗәгать итте Флёра Хәсәнова бәйрәмгә килүчеләргә.
Иртәгә 3нче мәктәп укучылары Салих Мөгаллим, Нәфисә Мөгаллим һәм Руфина Артыкбаева, җитәкчеләре Флёра Хәсәнова белән, Уфа шәһәрендә “Тукай моңнары” Бөтенроссия бәйгесе финалында катнашачаклар. Уңышлар телик аларга!
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев