Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар беренче яуган карга да соклана

Татарстанның күп кенә районнарын ап-акка төреп беренче кар яуды. Ул гына да түгел, Баулыда сишәмбедән чәршәмбегә күчкән төндә күз ачкысыз буран булды. Әлеге матур һәм сихри мизгелләрне күпләр социаль челтәрләргә куйды, чит төбәкләрдә яшәүче дуслары белән бүлеште.

Бик күпләребез түземсезлек белән көтеп ала торган мизгел. Беренче карга күңел сабыйларча сөенә, үзенә күрә бер саф, ихлас хисләр кичерә. Халык сынамышларына карасаң, беренче кар яуганнан соң 40 көн үтүгә җиргә беренче кар ятачак.

Беренче кар явудан да бәхет табып, кечкенә генә шатлыклы мизгелләрне дә могҗизага тиңләп, сөенеп яшик. Беренче яуган кар сезгә нинди хисләр алып алып килә?

– Кышны көтәбез – көтәбез, ә беренче кар һәрвакыт көтмәгәндә яуган кебек тоела, – ди баулылы Әминә Абдуллина. – Буранлап яуды. Иртән торсак... бөтен җирне ап-ак кар баскан. Ишекне көчкә ачып чыктык. Бөтне җир матур, агачлар соклангыч. Сөенә-сөенә кар көрәдек.

– Матурлык, сафлык бөтен җирдә. Сөенеч беренче карны күрү, – ди Венера Шарапова. – Беренче кар җанга рәхәтлек бирә, һәр кешенең күңеле дә беренче кар кебек саф, чиста булсын иде.

– Беренче кар, беренче ноябрьдә ява башлады, буранлап-буранлап яуды. Матур күренеш, – ди соклануын яшермичә Әгъләм Мифтахов.– Иртән дә ябалак-ябалак кар ява иде. Эреп бетәр әле аның монысы. Басуда игеннәргә, уҗымга файдалы. Кар көрәргә яратам. Ишегалдын әкрен генә көрим.

Исергәп авылында яшәүче Римма Нәгыймова ишегалдына кардан Кыш бабайны ясап куярга да өлгергән. Әлеге фото белән ул социаль челтәрләрдә дә бүлешә.

– Беренче карны тәгәрәтеп, Кыш бабай ясадыгызмы әле? Мин ясап куйдым, тик эштән кайтуга бераз эреп, борыны төшкән. Тамчы тама, – дип уртаклаша Римма ханым.

– Элегрәк кар иртәрәк төшә иде кебек. 1983 елда 30 сентябрьдә кар күренде, октябрь бәйрәменә ныклап кар төште, сугымнар суйдык. Әле нишләптер бөтен табигать күренешлэре соңга кала кебек, – дип үзенең хатирәләре белән уртаклашты Яңа Чүте авылында яшәүче Зәрия Сәфиуллина. – Мин төгәл хәтерлим 1983 елны. Чөнки шул елны мин Чүтегә килдем. Анда инде чын кыш иде…

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев