Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар алма яратамы? Бүген алма көне

20 февраль – алма көне икәнен әле күпләр белмидер. Белмәсәгез, белегез – бүген алма көне. Алманы кемнәр күбрәк ярата, аннан нинди ризыклар әзерлиләр?

Алманы һәр кеше ярата дип әйтсәм, дөрес булмас. Шулай да алма яратучылар күбрәк. Ул гына да түгел, алма матурлык, мәхәббәт символы да. Аны матур кызлар белән дә чагыштыралар, яратып әйтү сүзе итеп тә сөйләмдә кулланалар. Рәхәт бит, җанга якын кешең сиңа “алмам” диеп эндәшеп куйса. 

Шулай да бүгенге сүзебез алма ашарга яратучылар һәм яратмаучылар хакында булыр. Еракка китмим, үземнең хезмәттәшләрем арасында гына сораштыру үткәрәм. Башта үзем турында языйм әле, мин алмасыз бөтенләй яши алмыйм. Көненә берничә алма ашамасам “тешем кычыта” башлый. Иртән алма турап чәй эчәм, төшке ашка кадәр бер ике алма, аннан көн дәвамында тагын берничә алма. Алмадан кайнатмалар да яратам, туңган алманы кыш буе кулланам. Пироглар пешерәм, салатларга кушам. Кыскасы, мин “алма корты”.

– Мине дә “алма корты” дип үртиләр иде. Алманы бик ярата идем кечкенә чакта, – дип сөйләде Айгөл Идиятуллина. – Безнең балачакта күрше- тирәләрнең алмаларын кереп урлау гадәте дә бар иде әле. Ул алмалар җитешмәгән булса да, шундый тәмле була иде. Көненә күпме алма ашалгандыр, әйтә алмыйм. Күп иде. Шулай ук алма повидлосы, алма кагын ярата идем. Алманың үзен ашап бетергәч, төшләрен чәйнәп йөри идем. Аннары никтер алмага булган “мәхәббәтем” кимеде. Бүгенге көндә алма булмаса да яши алам. Тик алма ашарга кирәктер дип уйлыйм, ул бик файдалы.

– Алма яратам. Эчәкләр өчен бик тә файдалы. Шарлотка ясыйм, аны гаиләдә дә яратып ашыйлар, – дип үзенең шарлотка рецепты белән бүлеште Гөлнара Нәбиуллина. – Шарлотка пешерер өчен: 4 йомырка, 2 алма, 1 стакан шикәр комы, 3-4 калак сыек май, көпшәкләндергеч һәм он салабыз.

– Алманы нык яратам дисәм, дөрес булмас. Шулай да мин алма пирогы яратам, – диде хезмәттәшем Айгөл Хөсәенова. – Алма пирогын гади генә итеп ясыйм. Ул бик тәмле килеп чыга. Шулай булгач, алманы яратамдыр инде мин. Алма пирогының рецепты: 150-200 грамм эретелгән ак май, ике аш калагы шәһәр каймагы, бер йомырка, шикәр, тоз тәменчә, ярты чәй калагы, соданы уксус белән сүндереп салабыз. Он салып камыр басабыз. Эчлеккә юка итеп туралган алма һәм шикәр комы, кайвакыт корица да кушып җибәрәм.

– Алманы мин дә бик яратам, – дип сүзгә кушылды реклама бүлегендә эшләүче Люзия Билалова. – Минем рецепт гади. Мин алма белән кишерне уып, салат ясап ашыйм. Бик тәмле.

– Без гаиләбез белән алма яратабыз. Аның пирогын – аеруча, – ди Ләйсән Сәетгәрәева. – Камырын болай ясыйм:  ярты стакан җылымса сөткә шикәр комы, 1 чәй калагы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, бераз (5 минут) тотам. Ул кабарган арада өй температурасында эретелгән 1 пачка маргарин яки ак майгага 2-3 стакан он кушып болгатам. Ике массаны бергә кушып, камыр ясым һәм 1 сәгатькә суыткычка куеп торам. Аннары, эчлегенә алма, аз гына шикәр комы салып, пирог ясыйм. Өстенә 1әр аш кашыгы шикәр комы, ак май һәм оннан валчык ясап сибәм. Кызган духовкада 30-40 минут пешерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев