Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баулыда язгы эшләр гөрли

Озын кыштан соң яз җитү белән мәшәкатьләр дә арта. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре бүгенге көндә су бүлгеч каналларын, торбаларын чистарталар.

Бүгенге көндә көздән җыелып калган пычрак, чүп-чарны торба, канал эчләреннән арындыру эшләре бара. Әлеге корылмалар язгы сулардан коткара, шуңа да вакытында чистартып алу мөһим. Йортларга, машина юлларына су чыгуга юл куймас өчен эшләнә.

– Проблемалар булган җирләр бар, бүген исә Кирово, 7 урамындагы су бүлгеч торба тыгылган, – ди предприятиянең баш инженеры Марсель Даутов. – Җыелган суны насос белән суыртып, торба эчен юдыртырга туры киләчәк.

Баш инженер сүзләренә караганда, тагын бер проблемалы җир – эрегән кар сулары 27нче микрорайоннан Беренче Май урамы юлына ук агып төшә икән. Биредә дә торба тыгылучан. Быелгысы елны ул җирдә реконструкция үткәреләчәк.

Бүгенге көндә шәһәр эчендә су бүлгеч каналлар, торбалар барысы да чистартылган, язгы су төшүгә әзер.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев