Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда Хәтер көне билгеләп үтелде

1941 елның 22 июнендә, сугыш игълан итмичә, фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә бөтен ил буйлап әлеге фаҗигале датага багышланган чаралар узды.

Сугыш елларында фронтка 10 меңнән артык баулылы китә, шуларның 8 меңнән артыгы әйләнеп кайтмый. Күрсәткән каһарманлыклары һәм батырлыклары өчен ике меңнән артык сугышчы сугышчан бүләкләргә лаек булды, ә дүрт якташыбыз Советлар Союзы Герое булды. Бүген безнең районда ике Бөек Ватан сугышы ветераны – Аркадий Брехов һәм Нургали Мәҗитов яши.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров залда җыелган баулыларга мөрәҗәгать итте.

 – Бүген без Ватанны сакларга киткән, үлемсез батырлык һәм ныклык күрсәткән, киләчәк буыннар хакына гомерен биргән якташларыбызны искә алабыз. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез һәм тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге булганы өчен язмышыбызга рәхмәт белдерәбез.

Ильяс Гозәеров ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чөнки нәкъ менә аларның батырлыгы нәтиҗәсендә Бөек җиңү яуланды, нәкъ менә алар ярдәмендә ил җиңеп чыга һәм яңадан торгызыла алды.

– Бүген без тынычлыкны, бердәмлекне һәм татулыкны саклауның мөһимлеген аңлыйбыз. Каһарманнарны хәтерлибез, батырлыкларын искә төшерәбез, алар безнең йөрәкләрдә, тарихыбызда, илебез язмышында янәшәбездә калалар, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Митинг тәмамлангач, катнашучыларның күбесе геройларга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән чәчәкләр салу өчен Мәңгелек ут һәйкәле янына юл алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев