Баулыда – туристлар
Баулыда өч елдан артык элек караванерлар һәм автосәяхәтчеләр өчен тулы кыйммәтле кемпинг стоянкасы барлыкка килде. Бу вакыт эчендә биредә Германия, Мәскәү, Калининград, Свердловск өлкәсе һәм башка төбәкләрдән килгән туристлар тукталган. Баулы кемпингын туристлар Европа дәрәҗәсендәге кемпинглар белән чагыштыралар һәм, автосәяхәтчеләргә бушлай уңайлыклар тудырган өчен, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәләр.
Владимир һәм Вера Жуковлар Саратов өлкәсеннән безнең шәһәрне карарга килгәннәр һәм, бер уңайдан, автостоянкада тукталганнар. Алар 2015 елдан бирле сәяхәт итә. Үз йортының руле артында гаилә Россиянең яртысын йөреп чыккан инде. Алар Финляндиядә, Швециядә, Грузиядә, Азербәйҗанда һәм башка илләрдә булганнар. Алар балалары һәм оныклары белән сәяхәт итәргә бик яраталар. Биш елга якын алар белән бергә аларның мәчесе Бусинка да сәяхәт итә. Хәзер ир белән хатынга 72 яшь. Гаилә башлыгы – инженер-химик, хатыны инженер-механик булып эшләгән, бизнес белән шөгыльләнәләр.
– Баулыда июнь башында “Арба-Фест” автотуристик фестивале уздырылуын беләбез. Дусларыбыз катнашты, без бара алмаган идек, әмма киләсе елга һичшиксез килергә планлаштырабыз, – дип уртаклашты гаилә башлыгы.
Ир белән хатын бушлай кемпингның уңайлы булуын билгеләп үттеләр һәм район җитәкчелегенең зур булмаган шәһәрдә туризмны үстерү белән кызыксынуына сөенүләрен әйттеләр.
– Монда мәйданчык, тоташтыру урыны, электр, су, чүп контейнеры булуына гаҗәпләндек. Кемпинг мондый автостоянкаларга куела торган таләпләргә туры килә, – ди Владимир.
Баулы туристлар өчен уңайлы, чөнки ул Россия үзәге белән Уралны тоташтыручы М5 федераль трассасы янында урнашкан. Баулы кемпингына кадәр маршрутны бүген интернетта махсус сайтта табып була. Монда автотуристлар кемпинг турындагы мәгълүмат белән таныша, фото һәм бәяләмәләр карый ала.
Фото: Айгөл Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев