Баулыда “тегүчеләр батальоны” эшли
Баулылар алгы сызыктагы якташларына булышуларын дәвам итә. Сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюга кушылучылар көннән-көн арта. Баулы хатын-кызлары җылы толстовкалар, тактик носилкалар, эвакуацияләү җайланмалары тегәләр. Әлеге вакытта “тегү батальонында” җиде оста хезмәт куя. Аларның һәрберсе үз өендә эшли.
“Золотые руки ангела” волонтёрлык хәрәкәте координаторы Инга Әхмәтҗанова тегүчеләр янына ашыга, аларга тукыма алып килә. Бу көн саен шулай кабатлана диярлек. Бүген ул беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган пенсионер Сиринә Нурсәетова янына килде.
– Россиядә бик күп волонтёрлык хәрәкәте барлыкка килде, – ди Инга Әхмәтҗанова. – Шуларның иң танылганы – “Золотые руки ангела” Бөтенроссия волонтёрлар хәрәкәте. Без госпитальдәге яралыларга гына түгел, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрбиләргә дә ярдәм итәбез. Волонтёрлар хәрәкәтенә мин социаль челтәрләр аша чыктым, шул ук вакытта үземә команда да җыйдым. Группага беренчеләрдән булып Сиринә Нурсәетова кушылды, аңа бик зур рәхмәт.
Инга Әхмәтҗанова сүзләренчә, кирәкле әйберләрне тегү өчен, тукымаларны рулонлап сатып алалар яки кисеп әзерләнгән тукымаларга заказ бирәләр.
– Баулыда эш башлау белән, хәрбиләргә утыру өчен без 50гә якын данә җайланма (пятиточечник) тектек, – ди әңгәмәдәшем. – Шулай ук – флистан 100ләп шапка һәм снудлар. Кисеп әзерләү эшләрен дә тегүчеләр үзләре башкара. Тукымалар һәм барлык кулланыла торган материаллар хәйриячеләр акчасына алына. Ә тегүче кызлар бу игелекле эшне бушка башкара. Хәрбиләр, хәрби хәрәкәтләр барган җирдән 50-60 километр читкә китеп, безгә рәхмәт әйтеп, видео төшереп җибәрәләр. Аларның рәхмәте безне тагын да канатландырып җибәрә.
Башта тегүчеләр госпитальләргә урын-җир кирәк яраклары да теккән. Бүгенге көндә волонтёрлар, толстовкалардан кала, тактик носилкалар да тегә. Инга Әхмәтҗанова сүзләренчә, иң катлаулысы – тактик носилкалар тегү.
– Безгә, тегү өчен, киселгән әзер материал бирелә, – ди Инга. – Һәр җөй катлап тегелә. Тактик носилкалар, бер-ике солдатны күтәрерлек итеп, ныклы, сыйфатлы тегелергә тиеш. Шуңа да носилка тегү күп вакытны ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Инга хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү белән инде бер елга якын шөгыльләнә. Хәзер ул координатор гына түгел, логистика эшен дә башкара.
– Чынлап та иң катлаулысы – тактик носилкалар тегү, – ди тегүче Сиринә Нурсәетова. – Иң беренче чиратта, тегү машинасына авырлык килә. Сәнәгать машинасы булганнарга, әлбәттә, җиңелрәк. Көнкүрештә куллана торган машиналар алны-ялны белми эшли. Гади тегү машинасы булганнарга толстовкалар тегәргә бирәбез. Без хәрбиләргә хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез һәм, иң мөһиме, хезмәтебез аларга файда китерсен һәм яралы солдатлар азрак булсын иде.
Сиринә ханым тактик носилкаларны әлегә бишне теккән. Алар дүрт көндә әзер булган. Шулай ук ул флистан 20дән артык толстовка да теккән.
Сиринә Нурсәетова – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше. Авыруына карамастан, ул хәрбиләргә ярдәм итәргә уйлаган. Эшкә узган елның октябрь аенда кушылган. Ул – озак еллар хезмәт стажы булган тегүче, 1978 елдан бирле тегү белән шөгыльләнә. Кайчандыр көнкүреш комбинатында мастер булып эшләгән. Шул елллардан бирле ул яраткан эшен ташламаган.
– Социаль челтәрләрдә Инганың тегүчеләр эзләгәнен күрдем дә, мин дә ярдәм итәргә булдым, – ди Сиринә ханым. – Без шуннан бирле хезмәттәшлек итәбез. Мин сугышчыларга ярдәм итү алуыма сөенәм генә.
Оста тегүчегә толстовкалар тегү берни тормый.
– Бер толстовка тегү өчен 20 минутлап вакыт кирәк миңа, – ди Сиринә ханым. – Куллар үз эшен белә, технологиясе билгеле, солдатларга вакытында җибәрү өчен, мин тизрәк тегәргә тырышам.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев