Баулыда мотоцикл пассажиры һәлак булган
Баулы шәһәрендә мототехника катнашында үлемгә китергән авария теркәлгән.
Юл-транспорт һәлакәте Казан – Оренбур автомобиль юлының 354нче чакрымында булган. Мотоцикл белән идарә итүче 32 яшьлек ир-егет, куркынычсыз тизлекне сайламыйча һәм һава шартларын исәпкә алмыйча, идарәне югалткан. Нәтиҗәдә, мотоцикл ауган һәм җиңел автомобиль белән бәрелешкән.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлеге җитәкчесе Илдар Мансуров хәбәр иткәнчә, мотоциклның 28 яшьлек пассажиркасы алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк һәлак булган. Мотоцикл йөртүче исә җәрәхәтләр алмаган. Икесе дә — күрше Бөгелмә районында яшәүчеләр.
Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме эшләгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара һәм тиешле процессуаль гамәлләр башкарыла.
Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: мотоцикллар куркынычлык дәрәҗәсе югары булган транспорт санала, шуңа күрә юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарлы булуы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләре мөһим.
Фотоларны Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлеге тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев