Баулыда бар эшкә дә уңган хатын-кыз яши
Тиздән иң матур бәйрәм – Әниләр көне җитә. Әниләр алар уңган-булган, өлгер, сабыр һәм кайгыртучан кешеләр. Баулыда яшәүче Гүзәл Рәхмәтуллина да нәкъ менә шундый әни, дәү әни. Аның кул эшләренең күплеге һәм төрлелеге һәр кешедә соклану тудыра. Ул кәгазьдән бөтереп әйберләр ясый.
Үрү эшен башланганчы, башлангыч материалны әзерләргә кирәк. Моның өчен кәгазьдән, журнал һәм газета битләреннән бөтереп кечкенә торбачыклар төрергә кирәк. Гүзәл Рәхмәтуллина сүзләренчә, кәгазь торбачыклардан үреп әйбер ясауны үзләштерү авыр түгел. Аның ярдәмендә уникаль әйберләр, бүләкләр ясарга мөмкин. Бары тик кәгазь, нечкә озын бәйләм энәсе, ПВА клей һәм кисәр өчен секатор кирәк булачак. Үргән әйберләрнең күпчелеген ясау өчен башта аның төбен үреп, формалаштырырга кирәк. Махсус ясаган кәгазь торбачыклар бер-берсенә үрелеп, нигезен барлыкка китерәләр. Шулай итеп кәгазьдән үреп ясалган кәрзиннәр, савытлар, кул эшләнмәләре, хәтта уенчыклар барлыкка килә.
Һәр хатын-кыз балачактан ук төрле һөнәрләрне өйрәнеп үсәргә тиеш. Гүзәл Рәхмәтуллина да биш-алты яшендә тегә, чигә белгән. Ул бүгенге көндә үзенең белгәннәрен сөен-сөенә кечкенә кызларга, үзенең яшьтәшләренә өйрәтә. Аны еш кына төрле чараларга, мастер-классларга чакыралар.
– Тиздән әниләр көне. Без барыбыз да әниләр, кемдер булачак әни. Минем яныма кул эшләре өйрәнер өчен бер кыз килеп йөри. Әлеге кызчыкның әнисе киләчәктә кызын бар төрле эшкә дә өйрәнеп үссен өчен тырыша. Тәмле итеп пешерергә, тегәргә, бәйләргә өйрәткән. Күптән түгел генә кәгазьдән үреп әйберләр ясарга да өйрәнде. Афәрин диясе генә, – дип сөйләде безгә Гүзәл Рәхмәтуллина. – Мин кечкенә чагымда әнием мине дә пешерергә дә, тегәргә дә өйрәтте. Минем кечкенә тегү машинасы да бар иде, аннары зурны сатып алдылар. Моның өчен мин әниемә рәхмәтле. Бәйләргә үзем өйрәндем. Балачакта өйрәнгәннәрем барысы да тормышта файдалы булды. Мин бәйрәмнәргә, туган көннәргә дә үз кулларым белән ясаган, бәйләгән бүләкләр бирергә яратам.
Бу хакта тулырак «Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый аласыз һәм Баулы телевидениесендә карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев