Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы хуҗабикәсе бәрәңге уңышыннан канәгать

Баулылар бәрәңге уңышын җыя. Шәһәрдә яшәүче Гүзәлия Гыйниятуллина быел җиде төрле сорт бәрәңге үстергән.

Гүзәлия Гыйниятуллина көннәр коры торганда бәрәңге уңышын алган. Быел хуҗабикә яшелчәне өч сутый җирдә утырткан, әлеге туклыклы ризыкның җиде төрле сортын үстереп карарга булган. Берсе уңмаса, икенчесе уңар дигән фикердә ул.


– “Вымпел” белән “Винетта”  сортларын быел гына утырттым,  “Родриго” сортын былтырдан чәчә башладым, шундый яхшы уңыш бирде. Шулай ук “Адретто” сортын алдым. “Королева Анна” “Илона”ны өч ел үстерәм инде, сөендерәләр, миңа иң күп ошаган сортлар “Илона” һәм “Родриго”, – дип бүлешә ул.  


Уңыш быел яхшы, хуҗабикә канәгать – әлеге җирдән ул якынча  70-80 чиләк бәрәңге җыеп алган. Бакчачы икенче икмәкне үстерүнең зур сере юк ди,  бары тик бөтен эшне үз вакытында башкарырга гына кирәк. 


– Бәрәңене үскән вакытында утыйм, бер  тапкыр кәтмәнләп чыгам, балалар төбен күмә һәм бер тапкыр кортларга каршы агу сибәм. Бәрәңге арасында җәй буе чүп үстермим, – ди ул. 


Быел җәй яңгырлы булу сәбәпле, Гүзәлия Гыйниятуллина  бәрәңге сабагын алдан чабып алган – бу аңа яхшы итеп җилләргә мөмкинлек биргән, кабыгы да калынаеп яхшы итеп өлгергән. Җир дымлы, шуңа казып алынган бәрәңгене дә кояшта озаграк  киптерергә туры килгән. Киптерелгән бәрәңгене хуҗабикә базда саклый. Үзе үстергән уңыштан төрле тәмле ризыклар әзерли. 


–     “Илона”  түгәрәк килеш пешерергә әйбәт. “Королева Анна”ны күп утыртам, ул кабарып пешә, бәрәңге боткасында сап-сары була. Аны шулай ашарга яратам, ә калганнарын бәлеш, өчпочмакка кушам, – дип сөйли бакчачы. 


 Бәрәңге уңышын хуҗабикә бакчадан ике көн эчендә җыеп алган. Ә аннан буш җиргә горчица сибеп куячак – әлеге үсемлек туфракны микроэлементларга баета һәм яхшы дезинфекция чарасы булып тора. 


Автор фотосурәте 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев