Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы укучылары урман җәнлекләренә “күчтәнәч” калдырды

Кешеләр елның һәр фасылында кыргый җәнлекләр турында кайгыртырга бурычлы. Бөтендөнья кыргый җәнлекләр көнендә, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән акция кысаларында, районыбызда кыргый җәнлекләргә азык кую оештырылды. Әлеге чарада мәктәп укучылары катнашты.

Урман һәм анда яшәүче җәнлекләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Көзге урманның хозурлыгына сокланып, биредә яшәүче җәнлекләргә азык салу нияте белән, мәктәп укучылары урманга юл тотты. Махсус ясалган җайланма-җимлекләрдә тамак ялгап алу өчен барысы да бар. Бүгенге менюда – бодай һәм тоз. Җайланмага кипкән печән дә салынган.

 “Тиздән кышкы салкыннар җитәчәк, шуңа да кыргый җәнлекләр турында кайгырту зарур, – ди Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Баулы районы бүлеге җитәкчесе Азат Минәҗев. – Аларга азык һәм тоз кую мөһим. Безнең Баулы районы аучылары тарафыннан бик күп биотехник чаралар үткәрелә. Без хайваннарга ашамлык салабыз, аларның йөрү юлларын чистартабыз. Бүгенге көндә 10 километр юллар чистартылды. Районыбызның аучылары белән тагын да сигез азык сала торган җайланма ясадык. Алар кыр кәҗәләренә һәм пошиларга дип ясалган”.

Баулы районы урманнарында кыргый җәнлекләр өчен 50дән артык азык салу җайланмасы бар. Урмандагы җәнлекләргә азык салу –  аучыларның эше, алар ел әйләнәсенә, үзләренә беркетелгән участокларда җәнлекләрнең азыкларын тулыландырып, карап торалар. Мәктәп укучылары да килеп ярдәм иткәч, аеруча күңелле. Әлеге чаралар, балалар табигатьне, хайваннарны саклауның әһәмиятен кечкенәдән күреп үссеннәр, дигән максат белән оештырыла.

Лилиана Минәҗева игелекле гамәл кылырга икенче ел килә.

 “Кыргый хайваннар азык салырга килдек. – ди 7нче санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Лилиана Минәҗева. Азык таба алмаган очракта, махсус җайланмадан килеп ашап китү, аларга зур ярдәм булачак. Без кыргый җәнлекләр турында кайгыртырга, онытмаска тиешбез”.

Балалар, урман җәнлекләренә күчтәнәч калдырып, сөенеп кайтып киттеләр.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев