Баулы укучылары күлмәкләр тарихын өйрәнде
Баулы гимназиясе укучылары “Туган якны өйрәнү” музеендагы хатын-кыз күлмәкләренә багышланган күргәзмә һәм борынгы күлмәкләр тарихы белән таныштылар. Шулай ук укучылар өчен борынгы бизәнү әйберләре хакында мәгълүмат та кызыклы булды.
Хатын-кыз күлмәкләре һәм башка киемнәре хакында музейның фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазова сөйләп аңлатты. Татар халкының баш киемнәре, алъяпкыч, калфак, изү, күкрәкчә, читекләр хакында да сөйләде. Иң кызыгы моннан йөз ел элек тегелгән күлмәкләр тарихы булды.

Укучылар шулай ук татар халкының күбрәк табигый төсләргә өстенлек бирүе хакында да мәгълүматлы булдылар.
– Бик кызыклы экскурсия булды. Күлмәкләр ничә ел үтсә дә әллә ни үзгәрмәгән, – ди Амилия Латыпова. – Тегелеш ягыннан ниндидер элементлар гына өстәлгән.
– Мин кечкенә баш киеме – калфакка игътибар иттем. Ул матур чигешле булган кайчандыр, хәтта аны бизәр өчен тавис кошының каурыен кулланганнар, – ди Алсу Фәррәхетдинова. – Бизәнү әйберләре гади, шул ук вакытта матур булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев