Баулы паркын вандаллар боза
Баулының Җиңү һәм Хезмәт даны паркы күптән инде шәһәр халкының яратып йөри торган урынына әверелде. Биредә ял итеп алу өчен утыргычлар, өстәлләр һәм башка архитектур формалар урнашкан. Тик шушы бар матурлыкны маркер белән язган язулар гына боза. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре өчен эш арткан, алар хәзер әлеге язуларны махсус катнашма белән тазартып йөри.
Төрле төстәге маркерлар белән язылган язуларны тиз генә сөртеп алырлык түгел, диләр эшчеләр. Кайсы берсе бөтенләй дә чистартуга бирешми.
– Никадәр ышкысаң да бетми, нишләтергә дә юк, кырып алсаң җиһаз үзе бозыла, – ди эшче Валерий Шикиринец. – Паркның буенан-буена шулай.
Кулларына чүпрәк, язуларны чистатып алыр өчен махсус катнашма тотып хезмәткәрләр берничә көн инде парк тазарта. Күбесенчә язуларны скамейкаларда, өстәлләрдә, чүп савытларында күрергә мөмин.
– Узган елны шул ук хәл иде, – ди шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе мастеры Зөлфия Абдуллина. – Бала-чага яза инде, олы кеше мондый эш белән шөгыльләнми ул. Сәнгать мәктәбеннән башлап үзәк китапханәгә кадәр шулай. Узган елны да мәктәпләргә әйткәләп чыккан идек, нишләптер һаман язалар. Шушы матурлыкны теләсә-нәрсә язып бозмасыннар иде.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев