Баулы юлларында кеше гомерләре өзелә
М-5 трассасының 1281нче чакрымында ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Дәүләт автоинспекциясенең Баулы бүлекчәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 48 яшьлек машина йөртүче, Renault автомобиле белән идарә иткәндә йоклап китеп, каршы як полосага чыккан һәм Foton йөк машинасына бәрелгән. Самара өлкәсе кешесенең Уфа ягыннан Казан юнәлешендә барган чагы булган.
Авария нәтиҗәсендә, машина йөртүче шунда ук һәлак булган. Тикшерү бара.
– Машина йөртүчеләрнең юлларда үзләренең халәтләрен контрольдә тотуларын үтенәм. Арыган чакта, туктап, ял итеп алырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итә юл хәрәкәтендә катнашучыларга Баулы районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данияр Бакиров.
Исегезгә төшерәбез: әлеге юл-транспорт һәлакәтендә үлгән кеше – ел башыннан безнең район территориясендә аварияләрдә һәлак булган 17нче кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев