Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы фермерлары: “Сөт бәяләре төште, нишләргә дә белмибез”

Авыл җирлекләрендә савым сыерлары асраучылар шактый. Сөт сатып алу бәяләренең үзгәрүе хуҗалыкларга зыян китерергә мөмкин.

Иртәнге сәгать бишенче ярты. Покров-Урустамак авылында таң алдыннан тынлыкта әтәчләр кычкыруы һәм кошлар сайравы гына ишетелә. Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗабикәсе Светлана Королева ире белән күптәннән иртәнге эшләргә терлекләре янына сарайга чыккан: сөт машинасы килгәнче, сыерларны савып өлгерергә кирәк.

Бүгенге көндә Королёвлар хуҗалыгында җиде савым сыеры бар. Алар көн саен сөт тапшыра. Менә бүген дә 47 литр сөт әзерләп куйганнар. Сөтне ике елдан артык “Таһирҗанов” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җыя.

– Мин сөт җыюда гыйнвар аеннан бирле эшлим, – ди сөт машинасын йөртүче Айдар Гатиятуллин. – Сөтне Измайлово, Новозареченск, Покров- Урыстамак, Шарай авыллары халкы тапшыра. Әлегә көн саен 600-700 литр сөт җыела. Җәй аенда күбрәк булачак. Күпме сөт тапшырганнарын ведомостька теркәп барам, хуҗа аннары акчасын түли.

Барысы да яхшы кебек тоела, авылда тормыш кайный, үз хуҗалыклары, гаиләне туендыручы терлек бар. Тик ике атна инде хәзер, Светлана сүзләренчә, сөт сатып алу бәяләре кискен төшкән. Бу авыл халкын борчуга салган. Светлана моңа кадәр сөт бәяләреннән канәгать булганын әйтте. Ләкин март ае дәвамында бер литр сөтнең бәясе 27 сумнан 19 сумга кадәр төшкән. Кайбер фаразлар буенча, сатып алу бәясен тагын 15 сумга кадәр киметергә телиләр. Чагыштыру өчен: узган елның язында бер литр сөтнең сатып алу бәясе 24 сум тәшкил иткән.

– Безнең авыл җирлеге статистикасы буенча, күп балалы гаиләләрнең күбесе өч баштан артык сыер асрый, – ди Светлана. – Гаиләләргә балаларын ашатырга, укытырга кирәк. Сөт бәясе төште, нәрсә эшләргә белмибез, без аптырашта. Сыерларны көн саен ашатырга кирәк, аларны ашатмыйча тотып булмый. Сөт базарында нәрсә булганын, ни өчен сөт бәясе төшкәнен белергә телибез, чөнки кибетләрдә аның бәясе төшми. Без сөтнең ваклап сату бәясен гел күзәтеп барабыз. Бәя элекке дәрәҗәдә кала, кайбер маркалар хәтта кыйммәтләнә дә. Ни өчен кибет сөте безнең сөткә караганда кыйммәтрәк сатыла? Ни өчен газировканың бәясе сөткә караганда да югарырак? Бу гадел түгел, дип уйлыйм. Хәзер кибеттә сыйфатлы сөт юк. Тиздән печән әзерләү вакытлары җитәр. Әгәр дә сөт бәясе тагын да төшсә, терлекләрне ничек алга таба тотарга. Ике атна эчендә ни сәбәпле авыл халкы сөте кирәксезгә әйләнде. Бездә көн саен чыгымнар. Бәяләр кайчан нормальләшәчәк, бу хәл кайчанга кадәр дәвам итәр? Бу безнең бүгенге көндә иң кискен соравыбыз. Көтү сезоны башлана, безгә көтүчегә түләргә кирәк булачак. Бездә әле кредитлар бар. Берникадәр финансларны төзелешкә калдырган идек, хәзер аларны кредит түләүгә кертәм. Хуҗалыкта кирәкле булган авыл хуҗалыгы техникасы өчен алынган кредит ул. Мин бу кредитлар өчен ике ай түли алырмын, аннары сорау туар: балаларны бу акчага ашатыргамы, әллә инде кредит түләргәме. Без хәзер үзебезгә зыян китереп эшлибез. Сөт бәясе төште. Мондый бәяләр белән сыерларны тоту отышлы түгел. Хәзер чәчү башлана, ә чәчүне, гадәттә, сөт акчасына, сөт кеременә үткәрә идек. Ягулык та кыйммәт. Нишләргә дә белгән юк, без аптырашта.

Авыл халкы сүзләренчә, җәен сөт бәясе, гадәттә, төшә, ләкин бу сөт күләменең артуы белән бәйле. Моңа кадәр җәйге чорда сөт бәясе һәрвакыт литрына дүрт сумга гына төшә торган булган. Бүгенге көндә сөтнең сатып алу бәясе төшсә дә, кибет киштәләрендә сөт бәяләре бер дә үзгәрмәгән, алар элеккечә калды. Кибетләрдә бер литр сөтнең бәясе – 68 сумнан 90 сумга кадәр.

Шарай авылындагы “Гудков” шәхси ярдәмче хуҗалыгында да  сөт машинасын көтәләр. Биредә күбрәк сөт тапшыралар, ун канистр чыгарып куйганнар, ә бу – 160 литр. Хуҗалыкта 11 савым сыеры һәм унга якын үсеп килүче бозау бар. Монда, иркен бүлмәдә, терлекләрне асрау өчен барлык шартлар да бар.

– Сыерлар тора торган торакта җылы идән, – ди хуҗабикә Әлфия Гудкова. – Кышын без сыер абзарына салам кертмибез. Сыерлар бездә җылы идәндә ята, аларның асты һәрвакыт коры. Тиресен чыгару өчен махсус канал бар. Без иске кер юу машиналарыннан малларга су эчү өчен җайланма ясадык. Су җылыткыч куйдык, бездә һәрвакыт кайнар су бар.

Бүгенге көндә Гудковлар тугыз сыердан 162 литр сөт тапшыралар.

Әлфия ханым сүзләренчә, әлегә терлек фураж һәм печән ашый, ә җәй көне исә үлән белән дә туклангач, сөт күбрәк булачак. Печәнне күпләп, кайдан чабып алып була, шуннан әзерлиләр. Гудковларның барысы да хуҗалык эшләре белән мәшгуль. Әльфия ханымның улы Евгений, ул исә шәхси ярдәмче хуҗалык җуҗасы, “Миннулин” хуҗалыгында механик булып эшли. Үз хуҗалыгында иртән иртүк тәртип урнаштырганнан соң, эшкә ашыга.

– Барысы да бар, әмма сөткә бәя юк, – ди Әлфия апа. – Терлек, азык, тракторлар, техника бар. Нормаль сөт бәясе булмагач, бер әйбернең дә кыйммәте калмый. Безнең эш, минемчә, тиешенчә бәяләнергә тиеш. Барысы да чыгымнарга китә, сөттән табыш юк. Миңа 65 яшь, улым белән янәшә яшим, эшлим, хезмәт хакы алмыйм, улыма ярдәм итәм. Бабай да терлекче булып йөри, бер тиен дә алмый. Әгәр дә көтүче ялланса, моның өчен түләргә кирәк. Менә хәзер без сөт өчен 60 мең сум алачакбыз, 30 мең сумны – көтүчегә аена һәм савымчыга аена ким дигәндә 20 мең сум бирергә кирәк. Безгә нәрсә кала? Электр, газ, сөттән башка, барысы да кыйммәтләнә. Алар безгә Татарстанның миллион литрлы планын арттырып үтәгәнен әйттеләр. Алар бит аны илтеп түкмәгәннәр, ә реализацияләгәннәр. Республикада артык сөт бар икән, читтән китерелгәненнән баш тартсыннар. Үзебезнеке булгач, нигә башка җирдән ташырга? Әгәр дә без терлекне сатсак, аны беркем дә сатып алмаячак. Без моны үттек инде, 1991 елда ничә колхозны таладылар, сыерларны ачтан үтерделәр. Нигә шундый хәлгә кире кайтырга? Алар безгә кооперативлар оештырырга тәкъдим итәләр. Кооперативларга субсидия бирә алалар, ә безгә – юк. Кооператив өчен, мәсәлән, җиде миллион сум кирәк, ә безгә берсе генә дә җитәр иде. Сөт белән проблема килеп чыккан икән, аны ничек тә булса компенсацияләп буладыр бит.

Наталья Алатырева Покров-Урыстамак авылында яши, 20 елга якын “Миңнуллин” хуҗалыгында савымчы булып эшли. Үз хуҗалыгында ике сыер тота. Ул да, күп кенә авылдашлары кебек үк, көн саен сөт тапшырырга тырыша.

– Башта мин бер сыер тоттым, аннары арттырырга булдым, сөт тапшыра башладым, ләкин аның да бәясе төшә башлады, – ди Наталья. – Аңлыйм, кешеләрнең транспорты бар. Ә безгә транспортны печән чабу һәм җыю өчен ялларга кирәк. Бу бик күп акча таләп итә. Сөт бәяләре белән нәрсә булганын белмим. Миңа да акча кирәк. Хезмәт хакы бар, әмма сөт тапшырудан да табыш алырга телим. Көн саен бәяләр төшү миңа кызык түгел. Терлекләрне сакларга бик телим, мин бу эшне бик яратам, хәтта баш санын арттырырга да уем бар.

Халык Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгына да мөрәҗәгать итеп караган.

 – Авыл хуҗалыгы министрлыгында берни эшли алмауларын, бәяләр буенча гына киңәш итә алуларын әйттеләр, – ди Светлана Королёва.

“Хезмәткә дан” хәбәрчесе бу сорау белән хәбәрчесе Баулы районы авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итте.

 – Фермерлык хуҗалыкларыннан тәүлегенә 35700 килограмм сөт җыялар, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан – 2700 килограмм. Районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән “Молокопродукт” ТПК ҖЧҖ һәм шәхси эшмәкәр Сабиров шөгыльләнә. Шәхси эшмәкәр Сабиров бер литр сөт өчен 18 сум, ә “Молокопродукт” ТПК ҖЧҖ 15 сум түли. Фермерлык хуҗалыклары сөтнең бер литрын 23 сумнан сата. Быел сөт бәясе бик нык төшә, беренче чиратта, базар конъюнктурасы аркасында. Сөт сатып алучылар шуңа күрә сөт бәясен киметкәннәр. Без дә бу проблемага борчылабыз, бу мәсьәлә белән тыгыз шөгыльләнәбез.

Тормыш дәвам итә, ә яшәргә, терлек асрарга кирәк. Инде булган сыерларны беркем дә югалтырга теләми. Халык бу проблеманың уңай нәтиҗәсенә өметләнә.

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев