Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы егетләре хәрби кием киячәкләр

Җәй уртасына кадәр Баулы районыннан 32 егет армиягә китәчәк, ә Ютазы районыннан – 23 егет. Хәрби комиссариатта медицина һәм призыв комиссиясе эшли.

Комиссия эшли башлаганчы, егетләргә инструктаж үтәрелде. Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариатының армиягә чакырылыш бүлеге Марат Гарифуллин аларга хокукларын һәм бурычларын аңлатты. Аннары егетләр, берәм-берәм,  комиссия каршына бастылар. Комиссия әгъзалары һәр егет белән аерым сөйләштеләр, аның шәхси эше белән таныштылар.

Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов сүзләренә караганда, егетләрнең хәрби частьләргә беренче төркемен 19 апрельдә җибәрү күздә тотыла. Бу көнне 5 кеше армиягә китәчәк. Күпчелек егетләр июньдә юлга кузгалачак, чөнки бу чорда уку йортларын тәмамалап, диплом алучылар китә.

Быел баулылар Россиянең төрле почмакларында хезмәт итәчәк – Калининград, Новороссийск, Кырым, Владивосток, Мәскәүдә һәм Урал федераль округында. Армиягә китүчеләрнең күбесе коры җир гаскәрләрендә, хәрби-диңгез флотында һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Бер баулылы – 19 яшьлек Анатолий Лабуткин илнең иң дәрәҗәле полкларының берсе булган Президент полкына сайлап алынган. Анатолий юристлыкка укыган, март аенда диплом алган, спорт белән актив шөгыльләнә.

– Әңгәмә Яр Чаллы шәһәрендә булды, Президент полкына эләгүемә бик шатмын, анда сайлап кына алалар, – ди егет. – Әти-әнием дә сөенде. Армия мәктәбендә киләчәгем өчен кирәге чыгарлык күнекмәләр бирерләр, дип өметләнәм.  

Винер Шәйморатов нефть техникумында белем ала.

– Минем хәрби-диңгез флотына эләгәсем килә, чөнки әтием һәм абыйларым диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Су, су асты көймәләре – миңа кызыклы тема, дөнья да күрәсем килә, – ди ул.

Степан Чернов КИПиА слесаре булырга укый, тиздән диплом алачак. Ул һава-десант гаскәрләренә эләгергә тели – абыйсы да шунда хезмәт иткән.

– Минем абыем парашюттан сикергән, минем дә сикереп карыйсым килә, – ди ул. – Ә, гомумән, армиягә һәр ир-егет барырга, хәрби хезмәтне узып карарга тиеш.

Авыр гаилә хәлендә булган һәм өйләнгән кешеләр өйләреннән ерак түгел частьларда хезмәт итәргә хокуклы. Андый баулыларны, нигездә, Самара, Йошкар-Олага җибәрәләр.

Хәрби комиссариат мәгълүматы буенча, иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – Хәрби кораллы көчләрне белгечләр белән тәэмин итү, аерым алганда – С категорияле машина йөртүчеләр белән.

– Без алдан әзерлек оештырабыз, быелгы язгы чакырылышта көз көне машина йөртүчегә укыганнар алына. Хәзерге вакытта көз көне китәчәк машина йөртүчеләр әзерлибез, – дип аңлатты хәрби комиссар Илшат Халитов. – Егетләр Чистай, Лениногорск, Октябрьский автомәктәпләрендә укый. С категорияле бөтен егетләр дә машина йөртүче булып хезмәт итәчәк.

Мәсәлән, Җәмил Дәүләтшин өчен кайсы гаскәрләрдә хезмәт итү мөһим түгел. Ул инде һөнәрен сайлап куйган.

– Хәрби комиссариат линиясе буенча бушка С категорияле машина йөртүчегә укыдым. Зур йөк машинасы йөртүче булып хезмәт итәчәкмен, – ди егет.

 Армия хезмәте авырлыклардан торса да, Баулы егетләре хәрби бурычларын үтәргә һәм илебезне сакларга әзер. Әти-әниләре һәм якыннары алар белән горулана һәм исән-сау хезмәт итеп кайтуларын тели.

Генштаб әйтүенчә, бер генә призывник та махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев