Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти – иң якын кеше

Проектның иң беренче чыгарылышы герое – Николашкино авылыннан Марат Белалов. Ул тормыш иптәше Гөлназ белән өч бала үстерә.

Гөлназ белән Марат Белаловларның дус гаиләсендә 14 яшьлек Кәрим, 10 яшьлек Радмир һәм ике яшьлек Асель тәрбияләнә. Гаилә башлыгы Баулы районы авыл хуҗалыгы идарәсендә производство бүлеге начальнигы булып эшли, ә тормыш иптәше – Новозареченск җирлеге башкарма комитеты сәркатибе. 

Марат – менә дигән әти, бөтен буш вакытын гаиләсенә багышлый. Шуны билгеләп үтү урынлы булыр: Белаловлар гаиләсендә үзгә атмосфера сизелә – биредә әти-әнигә, өлкәннәргә зур хөрмәт күрсәтелә һәм күп кенә бәйрәмнәргә әбиләрен һәм бабайларын чакыралар.

– Әти-әниләребез – безнең йортта иң кадерле кунаклар. Мондый аралашу безнең балаларыбызга уңай йогынты ясый һәм бу зур тәрбияви әһәмияткә ия. Әби-бабайлары оныкларына татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйли, истәлекләре блән уртаклаша, аларга догалар өйрәтә, – дип сөйләде Марат.

Белаловлар гаиләсендә бәйрәмнәрне бик яраталар – мөселман бәйрәмнәрен, Яңа елны, туган көннәрен.

– Тормыш иптәшем бәйрәмнәргә, гадәттә тәмле ризыклар пешерә – бәлеш, өчпочмак, токмачлы аш. Учак ягып, пылау да пешерәбез. Бәйрәмнәргә әзерләнүдә балалар да актив катнаша, аларның һәрберсенең үз вазифасы – безнең гаиләдә шулай кабул ителгән. Мәсәлән, кемдер салат ясый, кемдер бәрәңге чистарта, камыр баса, хәтта кечкенә кызыбыз Асель да, абыйларыннан күреп, булышырга тырыша, – ди Марат. – Яңа елны аеруча яратабыз. Балаларга алдан бүләкләр алып куябыз, бу бәйрәмне без үзгә бер җылылык белән үткәрәбез.

Гаилә башлыгы балаларын тәрбияләгәндә шуны яхшы аңлый: иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең. Марат – хезмәт сөючән, җаваплы хезмәткәр. Тырыш хезмәте күп санлы мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Ә өйдә ул кайгыртучан тормыш иптәше, әти. Маратның тормыш иптәше әйтүенчә, аларның гаиләсендә иң төп кеше – ата кеше. Ул балалары өчен чын мәгънәсендә үрнәк әти.

– Ул бик мәрхәмәтле, балалар өчен үлеп тора. Һәр баланың үз холкы һәм Марат аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч таба белән. Миңа хуҗалык эшләрендә бик булыша. Балаларны тәрбияләүдә аның ярдәме бәяләп бетергесез, – ди Гөлназ. – Минем фикеремчә, балаларга әти тәрбиясе бик кирәк. Без, хатын-кызлар, күбрәк эмоцияләргә биреләбез, ә ир-атлар алар  таләпчәнрәк. Балалар әтиләрен хөрмәт итәләр, ул өйдә булмаса, сагыналар.

Марат фикеренчә, ата кеше балаларны тәрбияләүдә һәрвакыт катнашырга тиеш.

– Баланы берәр проблема борчый икән, иң элек, аны тыңлый белергә, аңларга һәм килеп туган хәлне чишү юлларын бергәләп эзләргә кирәк, – ди ул. – Мин аларны ачуланмаска тырышам, аңлатырга омтылам. Молодец дип, мактап куям, башкачарак эшләргә дә булыр иде дип тә өстәп куям. Мин үземнең киңәшемне әйтәм һәм шул ук вакытта балаларга сайлау иреген дә бирәм.

Марат фикеренчә, балаларга һәрвакыт юнәлеш биреп торырга кирәк, һәм менә хәзер, уллары үсеп килгәндә, әтиләренең киңәше аеруча мөһим.

– Безнең Радмир таләпчән, аңа бөтенесе шунда ук кирәк. Ә Кәрим – тынычрак. Ике улыбыз да хезмәт сөючән, тырышлар, – ди ата. – Билгеле, алар арасында бәхәсләр булгалый, без аларны җайлы гына хәл итәргә омтылабыз. Без тормыш иптәшем белән һәрвакыт балалар белән сөйләшергә тырышабыз. Без аларга телефонда уйнауны тыймыйбыз, тик шул ук вакытта интернет аша кирәкле мәгълүматны эзләргә өйрәтәбез, чөнки заман белән бергә атларга кирәк.

Гаиләдә балаларның төрле яклап үсешенә зур игътибар бирелә. Кәрим белән Радмир төрле түгәрәкләргә йөри, әтиләре укулары белән һәрвакыт кызыксына. Балалар да уңышлары белән сөендереп тора.

– Без табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Ык елгасына балык тотарга барабыз, Кышын чаңгыда, ватрушкада шуабыз, ябык бассейнга барабыз. Җәй көне велосипедта йөрибез. Өйдә һәр кич сан төрле уеннар уйнарга тырышабыз, безгә бергә күңелле, – ди Марат.

Галәдә хезмәт тәрбиясенә дә зур игътибар бирелә. Балалар – әти-әниләренең төп булышчылары.

– Яз көне безнең эшләр бәрәңге утыртудан башлана, аның мәйданы елдан-еларта бара. Җәй көне балалар чүп утарга, су сибәргә, уңыш җыярга ярдәм итәләр, – ди ата кеше.

Ә кичләрен барысы бергә табын артына җыелыша. Биредә алар яңалыклары белән уртаклаша, киләчәккә планнар кора. Гөлназ белән Марат фикеренчә, мондый җылы аралашу аларны якынайта.

– Балалар өчен төп кагыйдә – җәмгыятьтә үз-үзеңне итагатьле тоту, өлкәннәрне хөрмәтләү, үз илеңне ярату. Минемчә, җәмгыятьтә ата кешенең роле бик зур. хатын-кыз ана назын бирсә, ир-ат ныклы холык тәрбияли. Тормышта уңышка ирешергә теләгән кеше өчен төп сыйфатлар – хезмәт, игелек, хөрмәт. Без балаларыбызда нәкъ менә шул сыйфатларны тәрбияләргә омтылабыз.

Марат һәм Гөлназ балаларының җәмгыятькә файда китерерлек һәм лаеклы кешеләр булып үсүләрен тели.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев