Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

27нче микрорайонында парк төзү дәвам итә

Микрорайонда парк төзү эшләренең беренче һәм икенче этабы узган елны ук тәмамланган иде. Бүгенге көндә калган өлешендә эш кайный. Исегезгә төшерәбез, төзелеш Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның иң яхшы проектлары конкурсында җиңгән грант акчасына алып барыла.

Зур махсус техникаларның эшләве ерактан ук ишетелә. Берничә машина һәм дистәгә якын эшче бүгенге көндә Салих Сәйдәшев урамындагы 19А санлы йорт янында тротуар төзү белән мәшгуль.

– Быел без парк төзелешен дәвам итәбез, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә прораб Рәшит Кәрибуллин. – Узган ел без зур күләмдә эш башкарган идек инде. Быел бик азы гына калды. Эшне 10 апрельдә башладык. Бүгенге көндә бордюрлар һәм поребриклар 90 процентка диярлек урнаштырылган. Хәзер без тротуар өчен нигез салабыз. Тротуар брусчаткадан ясала, янәшәдә асфальттан велосипед һәм йөгерү юлы булачак. Аннары яктырткычлар һәм видеокамералар урнаштыру күздә тотыла. Паркны төзү эшләре шуның белән тәмамланачак.

Микрорайон халкы паркның узган ел төзелгән өлешен ошаткан. Монда барысы да кешеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән. 5нче мәктәп янында балалар өчен зур уен зонасы, уңайлы тротуарлар, велосипед юллары, спорт җиһазлары, урам тренажёрлары бар. Рәзифә Хафизова 27нче микрорайонда күптәннән яши.

– Бездә шундый матур парк төзелүгә бик шат, – ди Рәзифә Хафизова. – Оныклар килгәч, алар белән кичләрен урамга чыгабыз. Балаларга бик ошый. Барысы да шатлана – олылар да, балалар да. Рәхәтләнеп ял итәләр, эскәмияләрдә утыралар. Паркның инде ясалган өлеше бик матур, уңайлы. Калганнары да яхшы булыр, дип ышанам.

Паркны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзелеш тәмамланганнан соң, 27нче микрорайонындагы парк, һичшиксез, шәһәр архитектурасына заманча төсмер бирәчәк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев