Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә: 9 – 15 март

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21.03 – 20.04)

Кучкарлар өчен бу атна кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Төгәлләмәгән эшләрегезне еракка җыймагыз. Җитәкчелек тә сезнең тырышлыкка уңай бәя бирер. Финанс мәсьәләсендә проблема булмас, шулай да акчаны кысыбрак тотыгыз.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Йолдызлар бары үзегезгә генә ышанырга киңәш итә. Каршылыклар булса да, борчылмагыз, үзегезнең көчегезне сынар өчен ул файдага гына булачак. Атна тыныч узар, әмма эштә өстәмә бурычлар да йөкләнер. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, сезгә яратуларын белдерерләр. 

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Сабыр булсагыз гына үзегезгә йөкләнгән эшне уңай хәл итә алырсыз. Шулай да эш дип, шәхси тормышыгызны икенче планга күчермәгез.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Сезнең хезмәт яратуыгызга күпләр ак көнләшү белән карарлар. Ял турында онытмагыз. Шәхси тормышыгызны җайга салырга тырышыгыз.

 

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Энергиягез ташып тора. Башкаларны да үз артыгыздан ияртерсез. Шәхси тормышта барысы да яхшы. Шулай да ялларда хисләргә артык бирелмәгез.

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Буш хыяллар белән мавыкмагыз. Җитәкчелек сезгә проект өстендә эшләргә тәкъдим итәр. Борчылмагыз, бүләкләү дә булачак. Ялларда сезне якыннарыгыз үзләренең яратуына һәм бүләкләргә күмәр.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Җаваплылык һәм намуслылык – сезнең канда. Кызыклы идеяләр белән янасыз. Әмма бар көчне эшкә бирү дә дөрес түгел, организм ял итәргә тиеш.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Сезнең эштән җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә канәгать. Эшкә карап, акчаны да мулдан түләрләр. Өйдә дә сез тау күчерергә әзер.  

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Сезнең өчен катлаулы атна булачак. Алдыгызда сайлау бурычы тора. Ул тормышыгызны үзгәртәчәк. Лотерея билеты алып карагыз, сезгә уңыш елмаерга мөмкин.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Кәефегезне күтәрердәй берничә сөенечле вакыйга булачак. Оялмагыз, үз идеяләрегез белән уртаклашыгыз. Гаиләгез, туганнарыгызга игътибарыгызны жәлләмәгез.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Уңыш сезнең якта. Хезмәттәшләрегез сезне хөрмәт итә. Якыннарыгызны сөендерү өчен фантазиягезне эшкә җигегез. Гадәти булмаган бәйрәм оештырырга да мөмкин. Ялларда күңел ачыгыз.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Атна катлаулы, әмма мавыктыргыч булачак. Эшлекле очрашулар, сөйләшүләр, контрактлар. Әшәке теллеләргә игътибар итмәгез. Уңыш сезнең якта булачак. Ялларда табигать кочагына чыгып рәхәтләнеп ял итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев