Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (9-15 август)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР. Иҗади планнарыгызны тормышка ашырачаксыз. Бу яраткан эшең  белән шөгыльләнү, концерт залларына бару өчен кулай вакыт. Бүләкләр кабул итәргә, сюрпризларга һәм хәтта бергә курортта ял үткәрергә чакыру алырга әзер булыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Төп игътибар өйгә һәм гаиләгә юнәлтеләчәк. Якын туганнар белән аралашу дустанә һәм конструктив булачак. Күптән көнкүреш техникасы яки интерьер өчен башка предметлар сатып алырга планлаштырган булсагыз, бу мәсьәләләрне гаилә советында фикерләшеп хәл итегез.

ИГЕЗӘКЛӘР. Бу башка шәһәрләргә бару, дусларны, туганнарны һәм танышларны чакырып пикниклар үткәрү өчен уңайлы вакыт. Әмма юлда игътибарлылык турында онытмаска кирәк. Әгәр Сез машина йөртәсез икән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

КЫСЛА. Бу атна һөнәри эшчәнлек өчен продуктив вакыт. Югарырак дәрәҗәдәге вазифага билгеләү турында тәкъдим булырга мөмкин. Партнерлар алдында финанс йөкләмәләренә кагылышлы документларны имзаларга ашыкмагыз.

АРЫСЛАН. Кызыклы идеяләрегез күп булыр. Аларны язып барырга тырышыгыз: киләчәктә сезнең хыялларыгыз уңышлы тормышка ашырылырга мөмкин. Шулай ук бу сәяхәт итү өчен уңышлы вакыт.

КЫЗ. Атна актив акыл эшчәнлеге өчен уңайсыз. Нерв системагызны саклагыз, стрессларга юлыкмаска тырышыгыз. Озак вакытка ялгыз калмагыз һәм япа-ялгыз төнге урамнарда йөрмәгез.

ҮЛЧӘҮ. Атна күңелле тәэсирләр калдырыр. Клубларда формаль булмаган аралашу, дуслар һәм фикердәшләр белән очрашу өчен менә дигән вакыт бу. Дусларыгызга күп игътибар бирүегез туганнарыгызда канәгатьсезлек уятыр. Алтын урталыкны табарга тырышыгыз.

ЧАЯН. Сез куелган максатларыгызга ирешә һәм коллективта үз абруегыз ныгыта алырсыз. Шартлар сезнең файдага булачак, шуңа күрә профессиональ эшчәнлектә генә түгел, башка башлангычларда да уңышка ирешә аласыз. Әмма куелган максатларга ирешү өчен конкрет адымнар ясарга кирәк.

УКЧЫ. Сәяхәткә бару теләгегез көчле булыр. Бу яңа белемнәр һәм тәэсирләр алу максатын күздә тоткан туристик сәяхәтләр өчен уңай вакыт. Мөмкинлек булса, һичшиксез, юлга чыгыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Атна тәвәккәл карарлар кабул итү өчен уңай вакыт түгел. Җомга һәм шимбә көннәрендә травма алу ихтималы арта. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәргә һәм кадалучы һәм кисүче предметлар белән сакрак эшләргә киңәш ителә.

СУКОЯР. Конфликтлы ситуацияләр килеп чыгарга мөмкин, чөнки бу сезнең яшерен дошманнарыгызның активлашу вакыты. Нинди дә булса бәхәсләргә кермәгез, теләсә нинди интригалардан читтә торыгыз, ул чакта сез үзегезне күңелсезлекләрдән саклап калырсыз.

БАЛЫК. Тормышыгызны нәтиҗәлерәк итә аласыз. Моның өчен көн тәртибегезне җентекләп анализлагыз һәм тиешле үзгәрешләр кертегез. Шулай ук сәламәтлекне ныгытуга, профилактик процедураларга, дөрес туклануга игътибарны арттыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев