Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (6 - 12 май)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

 

Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарлар өчен үзгәрешләр һәм үзгәрүләр атнасы. Ул үзгәрешләр шәхси тормышта да, карьерада да, хәтта тышкы кыяфәттә дә чагылачак. Кучкарларга керем алу өчен бөтен мөмкинлекләрен дә файдаланырга киңәш итә йолдызлар. Тырышлык юкка китми: аларның уңышларына бөтенесе дә аһ итәчәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Бу атнада көтелмәгән ыгы-зыгы, мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Ләкин куркып, каушап калырга кирәкми: алар ничек тиз һәм көтелмәгәндә барлыкка килгән булсалар, шулай ук бик тиз хәл дә ителәчәк. Күптән чит илгә барып ял итеп кайтырга хыялланучы Үгезбозауларның май бәйрәмнәрендә теләкләре чынга аша.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Ниһаять, күптәнге хыялларны тормышка ашырыр чак җитте. Иң мөһиме, башкарып чыга алырмынмы-юкмы дип куркып кына калмагыз. Үз максатына ирешүчән Игезәкләргә уңыш көтмәгәндә елмаер. Атна-ун көн ерак юлга чыгудан тыелып тору хәерлерәк, дип киңәш итә йолдызлар.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Май бәйрәмнәре гаиләдә туганнар, дуслар, кунаклар әвәрә килеп сизелмичә дә үтеп китәчәк. Ялларда якыннарыгызга, бигрәк тә сөйгәнегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз. Уйламый әйтелгән бер сүз озакка сузылган үпкәләшүгә китерергә мөмкин. Атна азагында көтелмәгән җирдән керем керүе ихтимал.

Арыслан (23 июль-23 август)
Артык кәпрәергә, мактанырга яратучы Арысланнарның авторитеты төшүе ихтимал. Моны булдырмас өчен, мин-минлекне бераз йөгәндә тотарга кирәк булачак. Ә иң яхшысы – бәйрәмнәрдә бернәрсәгә дә игътибар итмичә ял итү, нервларны бераз рәткә салу. Сәламәтлек зур игътибар таләп итә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кызлар, ашыга-ашыга, документлар рәсмиләштерү белән мәшгуль. Эш урынында барысы да яхшы, Кызларның тырышлыгын күргән җитәкчелек хезмәт хакын арттырырга, үстерергә мөмкин. Бәйрәмнәрдә кызыклы сәяхәт, күңел ачу көтә.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үлчәүләргә йолдызлар бәйрәмнәрдә исерткеч эчемлекләр белән шаярмаска куша. Ризык белән агулану ихтималы зур. Чәршәмбе көн гаилә әгъзаларының проблемаларын хәл итү белән узып китәр сыман. Якшәмбе кунаклар көтегез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Авыр хәлдә калмас өчен, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Ял йортына барыр, сәламәтлекне кайгыртыр өчен менә дигән вакыт. Ялгызлар өчен язмыш кызыклы кеше белән очрашу әзерләгән. Ул кешенең сезнең гомерлек ярыгыз булып куюы да ихтимал.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Балалар, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, бәйрәм мәшәкатьләре белән мәш килеп, атнаның узып китүен сизми дә калырсыз. Кирәкмәгәнгә акча сарыф итмәсәгез әйбәтрәк булыр. Шимбәне үзегезгә багышлагыз, ул көнне ялгыз, тынычлыкта уздырсагыз яхшырак булыр, очына-ахырына чыга алмаган мәсьәләләрнең җеп очын шулай табарсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Атна башында башланган аңлашылмаучанлыкның озакка сузылуы бар. Гаиләдәгеләр белән тизрәк уртак телгә килә алмасагыз, гади үпкәләшүдән «уеннан уймак» килеп чыгуы бик мөмкин. Көнкүреш җиһазлары белән сак булыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Сукоярларның бөтен нәрсә саруын кайната. Эчтән генә кайнап йөри торгач, бәхәскә керү ихтималы зур. Эшне зурга җибәрмәс өчен, үзеңне кулда тотарга тырышырга, ә ошамаган нәрсәне үпкәләтми генә кешенең үзенә әйтә белергә өйрәнергә кирәк.

Балык (19 февраль - 20 март )
Эш дип йөри-йөри, Балыкларның ял һәм йокы турында да онытып җибәрүләре ихтимал. Май бәйрәмнәре бик күп романтик сюрпризлар бүләк итәр, ди йолдызлар.

Чыганак:http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-6-12-may

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев