Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә ( 30 март - 4 апрель)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Сюрпризлар, көтелмәгән вакыйгалар һәм яңа максатлар атнасы. Барлык өлкәдә дә үзеңне сынап карый аласың.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Тормышка башка күзлектән карарга өйрәнерсез. Күктән бәхет яуганын көтеп утырырга кирәкмәс, уңышның тырышларга гына юлдаш булуын истән чыгармагыз.

 Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Илһамлы вакыт. Сез иҗади дулкында. Эшегездән, аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта. 

Кысла (22 июнь-22 июль)

КЫСЛА. Уйланылган барлык планнарың тормышка ашачак. Бу атнада сине мәхәббәт, яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. 

Арыслан (23 июль-23 август)

Сине бик күп сәяхәтләр көтә, бәлки, яшәү урыныңны да алмаштырырга туры килер. Көз башында эшеңдә үзгәрешләр булуы ихтимал. Иң мөһиме - бернәрсәдән дә курыкма һәм үткәннәр белән яшәмә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Синең өчен бай эчтәлекле атна булачак. Шәхси тормышыңда, хезмәт баскычында күтәрелүдә зур уңышлар көтә. Үз-үзеңә бикләнеп ята күрмә! Яңа һөнәрләр үзләштерә башласаң да була. Инглиз телен өйрән, я булмаса машина йөртү таныклыгын алыр өчен укуларга языл.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 Сәламәтлек җәһәтеннән булсынмы, акча ягыннанмы, мәхәббәт өлкәсендәме – бар да яхшы. Бер генә нәрсәдән сакланыгыз – юк-бар нәрсәләргә артык зур игътибар бирүдән. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

 Проблемаларыңны хәл итүнең башка төрле юлларын табарга кирәк булыр. Җомга никахка керү, ниндидер килешүләр төзү өчен уңайлы. Якшәмбе көнкүреш техникасы сатып алу өчен яхшы. Югалтулар өчен үкенмә, табышларың өчен шатлан.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

 Итагатьлерәк булырга тырыш, синең ниндидер мәсьәлә күтәреп чыгуыңны башкалар үзенә кисәтү ясау дип аңларга мөмкин. Кешеләрнең фикерен үзгәртү өчен юкка көчеңне түкмә. Аларның уй-ниятләре игътибарга лаек.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Юл куя белмәсәгез,мөнәсәбәтләр аерылышу белән төгәлләнергә мөмкин. Өстәмә керем турындагы уйларны әлегә читкә куеп торыгыз. Хроник авырулар баш калкытыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Атна бергәләп ял итү, сәфәр чыгу өчен кулай. Тәҗрибәң һәм абруең яңа проектларны тормышка ашырганда ярдәм итәр. Торак һәм көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәсе булачак. Атнаның соңгы көннәре мәхәббәт өчен уңышлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X