Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (3--9 февральгә)

Атна башыннан 8 февральгә кадәр ай үсә. Күп нәрсә безнең активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә бәйле булачак.

Иң мөһиме, якын кешеләрнең ярдәмен читкә какмагыз һәм күнегелгән кагыйдәләрне бозмагыз. Якшәмбе авыр булачак – ай тулган көн. Кайбер хәлләрне контрольдә тотып булмаячак. Тулаем алганда, атна уңышлы узар, күпләр көчле иҗади күтәрелеш сизәрләр. Ял көннәрен өйдә, туганнарыгыз янында уздыру яхшырак булыр. Актив ял итү хуплана, ләкин йолдызлар кечкенә киңәш бирәләр: кирәгеннән артык физик нагрузка ясамаска һәм үзегезне спортчы итеп күрсәтергә маташмаска кирәк.

КУЧКАР. Сезне күп кызыклы һәм гаҗәеп хәлләр көтә. Кичектергесез эшләрегезне мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга тырышыгыз – җитәкчегез дә канәгать булыр, сез дә шәхси проблемаларыгызны чишәргә вакыт табарсыз.

Финанс хәлләре бөтен җиде көн буена шатландырып кына торыр, ләкин акча туздырырга ашыкмагыз. Кирәкле әйберләр исемлеген төзү һәм өйдәгеләр белән киңәшләшүне ял көннәренә кадәр кичектерү яхшырак булыр. Бу вакытта күп мөһим очрашулар көтелә – сезгә элекке элемтәләрнең дә, яңа танышлыкларның да кирәге чыгар. Мәхәббәт өлкәсендә хәлләр атна уртасында нормальләшер. Әмма иркен суларга иртәрәк әле.

ҮГЕЗБОЗАУ. Барлык планнар да тормышка ашсын өчен бу атнада сезгә сабырлык һәм уңыш кирәк булачак. Йолдызлар күп күңелле мизгелләр вәгъдә итәләр, ләкин сез дә авыз ачып тормагыз – агым уңаена йөзүе җиңел, әмма кайчагында давылга эләгү һәм көймәнең ныклыгын тикшерү файдалы да. Борчылырга ашыкмагыз, бу җиде көндә мәшәкатьләр көтелми. Кайчагында җитәкчегезнең генә күп эш йөкләве бар. Хезмәттәшләрегез ярдәмгә әзер – алар белән бергә барысын да башкарып чыгарсыз.

Ял көннәренең вакыйгаларга бик бай булуы көтелә. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, ягымлы сүзләр һәм хисләрдә аңлашу ихтимал.

ИГЕЗӘКЛӘР. Бу атнада, беренчедән, сабыр булу кирәк, икенчедән, ярсып китүчәнлектән арынырга тырышыгыз. Әгәр әлеге киңәшләргә колак салсагыз, эшләрегез уңай барыр, ә тирә-яктагылар белән мөнәсәбәтләрегез җылы һәм дустанә булыр. Финанс хәлләре тотрыклы калыр, әмма бу кышкы көннәрдә беркадәр сюрпризлар булуы да мөмкин. Акча уңышы ерак түгел – файдалы килешүләр шактый күп көтелә, өстәмә эшләп алу мөмкинлеге дә юк түгел. Иң мөһиме – артык күп эшләмәскә һәм шәхси тормышка да бераз вакыт калдырырга. Ешрак бергә булу өчен якыннарыгыз сезне өйдә бикләп куярга да әзер.

КЫСЛА. Үзсүзле булмагыз һәм фортунаның ачуын чыгармагыз. Эшегездә барлык хезмәттәшләрегездән өстен торасыз, ләкин бу көннәрдә ял итү өчен дә вакыт табарга кирәк. Тәнәфесләр ясарга тырышыгыз, көненә 3 тапкыр булса да саф һавага чыгыгыз. Йолдызлар шуның кадәр мәхәббәт мәшәкатьләре юрый, хәтта башка эшләр белән шөгыльләнергә сезнең вакытыгыз да калмаячак. Ялгызларга зәвыклары белән аерылып торган каршы җенес вәкилләренә игътибарлырак булу кирәк – бәлки сез аларда үзгә бер сыйфат күрерсез. Өйдәге хәлләр бу көннәрдә тотрыклы булуы белән сөендерер – барысы да күнегелгән тәртип буенча барыр һәм бу сезгә хәтта ошый да.

АРЫСЛАН. Әлеге атнада җитәкчегез теләсә нинди юл куюга барырга әзер – сез шулчаклы кирәкле хезмәткәр. Бу вакыт эчендә карьера баскычы буйлап күтәрелү өчен мөмкинлекләр зур. Лидерлык сыйфатлары ачылыр: әмерләр бирү – бик кызыклы шөгыль, әмма мавыгып китмәгез. Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы – сез теләсә кемне гашыйк итәргә сәләтле. Ял көннәрендә флирт турында онытып торырга туры килер, ләкин, әгәр теләсәгез, күптәнге танышларыгыз белән элемтә яңарта аласыз.

КЫЗ. Сезнең белән бәйле барлык нәрсәгә игътибарлы булырга тырышыгыз. Таркаулыкны конкурентларга калдырыгыз һәм эшкә тотыныгыз. Җитәкчегез сезне эш белән тәэмин итү турында кайгыртыр. Мөһим килешүләр, файдалы контрактлар – түләве тиешенчә булчак, кайгырмагыз. Бу атнада әлеге билгенең кайбер вәкилләре якты хыялларына якынаер – үз эшеңне ачу инде таулар артында түгел, тырышлыкны арттырырга гына кирәк. Шәхси мөнәсәбәтләр өлкәсендә – үзенчәлекле кешеләр белән очрашулар. Ял көннәре күңелле сюрпризлар белән тулы. Сайлагыз – дачада гаилә белән ял итү яки романтик юнәлешле дөньяви чаралар.

ҮЛЧӘҮ. Тирә-яктагылардан пунктуальлек таләп итмәскә тырышыгыз. Оригиналь фикерләр сездә күп. Ләкин йолдызлар хәлдән тайганчы эшләмәскә киңәш итәләр – болай гаилә бәйрәмнәрен дә, шопинг турында да онытырга мөмкин. Акчагызны тотарга өлгермисез икән, аларның ни кирәге бар соң? Бу ял көннәрендә кибеткә барыгыз һәм  гардеробыгызны яңартыгыз. Сөйгән ярыгызга сезне яңа киемнәрдә күрү күңелле булачак.

ЧАЯН. Бу атнада сездән барысы да канәгать булачак – җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә, эшлекле партнерларыгыз да. Кулыгызда ут уйнатасыз. Күп кызыклы һәм отышлы тәкъдимнәр көтелә. Сәләтле кешеләр бар яктан талантлы. Хәйләкәр туганнарыгыз сезне мактап туя алмыйлар, ә үзләре өй җыештыру яки кичке аш әзерләүдән сиздермичә генә котылу турында уйлыйлар. Мәхәббәт күк йөзендә хәзер кояшлы.

УКЧЫ. Сез киләчәк тормышыгызга йогынты ясаячак берничә карар кабул итәрсез. Шуңа күрә интуициягезгә ышаныгыз, ярдәм сорап, тугрылыклы дусларыгызга мөрәҗәгать итегез. Ул чакта барысы да бик яхшы булыр. Кайберәүләр керемнәре артуга шатланырлар, әмма әлеге бәхетлеләр исемлегенә эләгү өчен сезгә күп эшләргә туры килер. Тәкъдимнәрдән баш тартмагыз һәм өстәмә эш чыганагы эзләгез. Мәхәббәт өлкәсендә яңа танышларыгыз сезне шаккатырырга тырышалар.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Сезне күп күңелле вакыйгалар һәм гадәти булмаган хәлләр көтә. Профессиональ өлкәдә сез талантларыгызны күрсәтә алсын өчен йолдызлар күп мөмкинлекләр ачар. Монда, иң мөһиме, каушап калмау һәм фикерләрегез белән уртаклашу. Җәмәгатегез сезнең кайгыртучанлыкка мохтаҗ, ә өйдәгеләрнең, эштә бер генә минутка тоткарлансагыз да, кәефләре төшә. Ял көннәрендә сез бөтенләй һәм тулысынча кадерле гаиләгезнеке булырсыз – туганнарыгызның барлык тәкъдимнәре белән килешегез һәм һич кенә дә үкенмәссез.

СУКОЯР. Бу атнада хәтта йолдызлар да башкача яктырта – ниһаять, сезгә дә уңыш елмая. Әлеге билгенең кайбер вәкилләре авторитетлы кешеләр белән элемтәләр җайлый алыр – аларның ярдәме беркайчан да комачау итми. Хезмәттәшләр белән үзара мөнәсәбәтләр җылы һәм дустанә булыр. Өйдәгеләр белән аралашуның сыйфатын яхшырту өчен сезгә күп кирәкми. Туганнарыгызның мавыгуларын уртаклашыгыз яки яңа гаилә бәйрәмен уйлап табыгыз. Ял көннәрендә дуслар белән очрашу файдалы – күңел ачу кичәсенә барыгыз.

БАЛЫК. Йолдызлар бай эчтәлекле һәм кызыклы атна вәгъдә итәләр. Җиде көн буена бик кирәкле кеше булачаксыз – сездән башка бер генә мөһим карар да кабул ителми. Көнләшүчеләр сезне җавапсыз һәм җиңел уйлаучан кешеләр дип атасалар да, уңыш барыбер янәшә булачак. Мәхәббәт өлкәсе сюрпризлар белән тулган – хәтта алардан җылы караш көтмәгән кешеләр дә сезгә сокланачаклар. Ял көннәрен шәһәрдән читтә уздыру яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев