Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (29 июль – 4 август)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Сезне бик кызыклы һәм мавыктыргыч атна көтә. Бөтен игътибарны мөһим максатларга юнәлтеп, вак-төяк мәшәкатьләрне читкә куеп торуыгыз нәтиҗәлерәк булыр.

Бу атна сезнең өчен яхшы яңалыкларга һәм сезнең өчен файдалы эшлекле тәкъдимнәргә бай булачак. Көтелмәгән бүләк кулыгызга килеп керергә мөмкин, аны рәхмәтле булып кабул итә белегез.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Күңелле сюрпризлар, көтелмәгән язмыш борылышлары атнасы.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Хис-тойгыларыгызны контрольдә тотыгыз. Хәзер мөнәсәбәтләр ачыклау өчен иң яхшы вакыт түгел. Көтелмәгән җирдән акча керүе һәм кәгазь эшләре белән бәйле мәшәкатьләр килеп чыгуы мөмкин.

Арыслан (23 июль-23 август)

Мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Талантларыгызны күрсәтер өчен мөмкинлекләр бер-бер артлы чыгып кына торачак. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Моңарчы яшеренеп яткан иҗади потенциалыгызны куллану мөмкинлеге чыгар. Эш белән бәйле мөнәсәбәтләрнең романтик мөнәсәбәтләргә әверелү ихтималы зур.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Тирә-юнегездәге кешеләрне яңартуга китерүче хәл туарга мөмкин. Әгәр сабыр булмасагыз, яныгыздагы кирәк кешеләрне, дусларыгызны югалту мөмкинлеге бар. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Эштә көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы мөмкин. Шунлыктан пөхтә булу һәм җыелып йөрү комачау итмәс. Бу үз чиратында атнаны тыныч кына тәмамларга һәм рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырачак. Өй эшләренә һәм гаиләдәгеләргә күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, алайса сезне ваемсызлыкта гаеп­ләүләре бар.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

 Моңарчы җавабы булмаган сорауларыгызга җавап табарсыз. Үзегез һәм якыннарыгыз өчен бик күп файдалы эшләр башкара аласыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Эштә бар да тыныч һәм үзгәрешсез кала бирә. Үсеш һәм яраткан шөгыльләр өчен вакыт табарга мөмкинлек булачак. Җәйне бушка уздырмагыз – ял итегез, җәйнең һәрбер көненең рәхәтен күрер­гә тырышыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бераз мәшәкатьле, ләкин уңышлы атна. Моңарчы алынырга куркып торган зур эшләрне дә артык көч түкми генә башкарып чыгарсыз. 

Балык (19 февраль-20 март)

Үзегезгә яңа шөгыль табарсыз. Якыннарыгыз белән башкарган эш уңышлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ