Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (27 гыйнвар-2 февраль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Бу атнада эш белән өй арасында йөреп вакытның ничек тиз узганын да сизмәссез. Үз алдыгызга максат куярга өйрәнегез. Шуны да истә тотыгыз: гаиләгез теләктәшлегеннән башка карьера баскычыннан югары менә алмассыз. Иҗади сәләтне үстерү өчен кулай вакыт.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Үгезбозауларның укуга ихтыяҗы артачак. Бәлки моңа берәр вакыйга сәбәпче булыр. Әлеге чорда студентлар укуга аеруча тартылачаклар, чөнки күпләрнең сессия вакыты. Ә уку йортларын тәмамлаганнар сәяхәт турында хыялланып алырлар. Нәкъ менә сәфәр вакытында да яңа белем туплап була бит. Атнаның икенче мөһим темасы карьера үсеше белән бәйле. 

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Бу атнада сез ихтыяҗларыгыз белән реаль мөмкинлекләр арасындагы аерманың ни дәрәҗәдә нык булуын аңларсыз. Кыйммәтле әйберләр алу теләгегез көчле булса да, аны тормышка ашыруыгыз икеле. Мондый хәл кайберәүләрне яңа эш урыны эзләүгә этәрергә мөмкин. Әмма теге яки бу әйберне алыр өчен бурычка кермәвегез хәерле.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Гаиләле кыслаларның бер-берсенә карата каршылыклы фикерләре көчәергә мөмкин. Үзегезне дә кулда тотарга тырышыгыз, икенче яртыгызның да тәртибен контрольгә алыгыз. Шул вакытта гына уртак фикергә килә алрсыз. Бу атнада шулай ук карьерада уңай үзгәрешләр булырга мөмкин.

 

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Сәламәтлегегезгә аерым игътибар бирү сорала. Эштән алҗу хәлегез начараюна тәэсир итәргә мөмкин. Көнлек режимны тәртипкә салырга, күбрәк үзегез турында уйларга вакыт. Бу атна партнерлык мөнәсәбәтләре өчен уңышлы.

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Яраткан кешегезгә карата игътибарлы булыгыз. Аны яратуыгыз көчле булса да, көнләшү дә читләп узмый. Бу ачуланышуларга да китереп җиткерергә мөмкин. Үзегезне контрольдә тотарга тырышыгыз. Бу атна көнкүреш һәм компьютер техникасы сатып алу өчен яхшы.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Үлчәүләргә гаиләләренә игътибар арттыру сорала. Йорт төзекләндерү, ремонтлау мәсьәләсендә бигрәк тә. Шулай да һөнәри бурычлар турында да истән чыгармагыз. Романтик мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәрешләр көтелә. Яраткан кешегез бергә булу турында сүз кузгатачак.

Чаян (24.10 – 22.11)

Чаяннарга сәяхәткә барырга һәм яңа танышулардан тыелып торырга киңәш ителә. Яңа танышыгызның мошенник булып чыгуы ихтимал. Документлар рәсмиләштерү өчен дә яхшы вакыт түгел. Ә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен бу – уңышлы атна.

 

Укчы (23.11 – 21.12) 

Сезнең фининс ихтыяҗлары артырга мөмкин. Сатып алырга теләгән әйберегез күңелегезгә бик ошаса да, акчагыз җитми икән бурычка кермәгез. Әҗәтне кире кайтару авыр булачак. Уку, яңа танышулар өчен уңай атна. Мәдәни күңел ачу чараларына барсагыз, кәефегез тагын да күтәрелер.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Власть өчен көрәшергә кирәк түгел. Соңгы карар кабул итү өчен хокукны партнерыгызга тапшырыгыз. Финанс өлкәсендә эшләрегез уңышлы булыр. Керем дәрәҗәсен арттыруыгыз нәтиҗәсендә үзегезне кыйммәтле бүләк белән дә сөендерә аласыз.

 

Сукояр (21.01 – 19.02) 

Сукоярларга һәрвакыт һәм һәркайда мөстәкыйль карарлар кабул итәргә туры килә. Сезне күңелегез ятмаган эшне башкарырга мәҗбүр итәрләр. Әмма төшенкелеккә бирелмәгез. Сезнең кулдан барысы да килә. Ялларда уку, спорт ярышларында катнашу, дуслар белән ял итү өчен вакыт табыгыз.

 

Балык (20.02 – 20.03) 

Күңел ачулардан ераграк торыгыз. Эшкә күңел бирсәгез, сезгә уңыш арты уңыш елмаер. Романтик мөнәсәбәтләрне үстерү өчен киеренке вакыт. Проблемаларның сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын табарга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев