Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (24-30 апрельгә)

Бу атнада безне ниләр көтә? Йолдызлар фаразы.

Кучкар. Бу атнаны сәламәтлегегезне ныгытуга багышлагыз. Көчегезне дөрес бүлмәү нәтиҗәсендә арып китүегез бар. Эш һәм ялны дөрес итеп чиратлаштырырга киңәш ителә.

 

Үгезбозау. Атнаның беренче яртысында шәхси тормышыгыз белән проблема килеп чыгарга мөмкин. Тискәре мәгълүмат аркасында җитди сөйләшү ихтималы зур. Тынычлык саклагыз, бәхәскә кермәгез.

 

Игезәкләр. Якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен яхшы атна. Низагка кермәс өчен, тискәре хис-кичерешләрегезне контрольдә тотыгыз. Җыештыру һәм ремонт эшләрен калдырып торыгыз.

 

Кысла. Сәяхәтләргә, романтик очрашуларга бармый торыгыз. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, берүзегез генә ял итегез, фикерегезне туплагыз. Ял көннәрен якыннарыгыз белән үткәрегез, алар белән җылы мөнәсәбәтләрне торгызу өчен, бар көчегезне куегыз.

 

Арыслан. Зур гына финанс чыгымнары булырга мөмкин. Акчагызны кысып тотыгыз. Интернетта язышу, форумнарда аралашу күп вакытыгызны алыр. Ял көннәрендә өегездә торыгыз.

 

Кыз. Һәр сүзегезне үлчәп сөйләгез, һәр гамәлегезне уйлап эш итегез. Югыйсә, якыннарыгыз һәм әти-әниләрегез белән мөнәсәбәтләр начарланырга мөмкин. Ял көннәрендә кибетләргә, кредит оешмаларына бармагыз.

 

Үлчәү. Атнаның беренче яртысында берникадәр чикләүләргә юлыгырсыз. Бу күңелсез хәлләр белән бәйле булырга мөмкин. Сәламәтлегегез какшап китүе бар, шуңа күрә өйдә утыру хәерлерәк.

 

Чаян. Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, профилактика артык булмас. Ремонт һәм бакча эшләрен башкару яхшы. Шкафларны тәртипкә китерү, кирәкмәгән әйберләрдән арыну киңәш ителә.

 

Укчы. Ничек кирәк дип тапсагыз, шулай эшләгез, тик артык үҗәт булмагыз. Әйләнә-тирәдәгеләргә мәрхәмәтлерәк булу киңәш ителә. Бу киңәш шәхси тормышыгызда да ярап куяр. Ял көннәрендә өегездә утырыгыз, кунакка бармагыз.

 

Кәҗәмөгез. Укучыларга һәм студентларга атнаның беренче яртысында кыенрак булыр. Уку программасыннан калышучыларга ныграк тырышырга кирәк. Барысына да өлгерер өчен, мөмкин кадәр күбрәк көч куегыз. Тик артык яхшы нәтиҗәгә өметләнмәгез.

 

Сукояр. Күңелсезлеккә юлыкмас өчен, игътибарлы һәм уяу булу зарур. Ут, көнкүреш техникасы, очлы предметлар белән сак булыгыз. Табибларга барудан, операция ясатудан тыелып торыгыз.

 

Балык. Атна башында партнёр белән аралашуда кыенлык күзәтелергә мөмкин. Мөһим мәсьәләләрдә сүзегезгә колак салмавы, нәрсәнедер яшерергә омтылуы ачуыгызны китерергә мөмкин. Низаг чыкмасын өчен, хәлнең асылына төшенмичә торып, артык сорау бирмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X