Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (23-29 март)

Киләсе атнага йолдызлар фаразы

КУЧКАР. Бу атнада гадәттәгедән активрак булуыгыз уңышка юл ачар. Финанс ягыннан уңыш көтелә. Сезгә кызыклы берничә тәкъдим ясаячаклар, ләкин аларның берсен генә сайларга туры киләчәк.

ҮГЕЗБОЗАУ. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Арысагыз, ял итегез, ашказаныгыз белән проблема туса, диетага утырыгыз. Көнләшү хисегезне тыя алсагыз, гаиләдә барысы да тыныч булыр.

ИГЕЗӘКЛӘР.  Кәефегез бик үк шәп булмас, шулай да үзегезне җиңәргә тырышыгыз. Акыл хезмәте ярдәмгә килер, яңа проектларга алыну яхшы. Алар сезне депрессиядән коткарыр.

КЫСЛА. Вак-төяк мәшәкатьләр уйларга комачаулар. Спорт белән шөгыльләнү, йөзү кәефегезне күтәрер. Томау төшү, ютәл күзәтелсә, аяк өсте үткәрмәгез.

АРЫСЛАН. Финанс хәлегезгә борчылмагыз. Яңа тәкъдимнәргә колак салсагыз, тиздән барысы да җайланыр. Гаиләле Арысланнарга ял көннәрендә ял эләкмәс.

КЫЗ. Ниһаять, финанс хәлегез яхшырыр. Бу атнада табыш көтелә. Тормышыгыз мул булыр. Иң мөһиме, акчагызны арттыру мөмкинлеге ачылыр. Бу исә кәефегезне күтәрер.

ҮЛЧӘҮ. Атна башында шәхси мәсьәләләрне хәл итү зарур. Болай да инде кайбер документларны рәсмиләштерергә оныттыгыз, якыннарыгызга ярдәм итү дә кирәк.

ЧАЯН. Бу атнада акчага мохтаҗлыгыгыз артыр. Борчылмагыз, атна ахырында хезмәттәшлек турында отышлы тәкъдим керер.

УКЧЫ. Сез тәнкыйтькә түзеп тора торган кеше түгел. Шулай да сабыр булыгыз. Бер җиргә дә соңга калмаска тырышыгыз, эшегезне вакытында башкарыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Атна буена кәефегез яхшы булыр. Керемегезне арттырырга омтылуыгыз сез теләгән нәтиҗәгә китермәс. Җитәкчегез белән аралашканда, тыелып торыгыз, каты бәрелмәгез.  

СУКОЯР. Командировкага юл тотучылар онытылмас тәэсирләр алыр. Сез җитәкчелек йөкләгән эшне үтәп кенә калмассыз, ял да итә алырсыз. Сәламәтлегегезне онытып бетермәгез.

БАЛЫК. Белемегезне арттыру, чит телләр өйрәнү, яңа һөнәр үзләштерү зыян итмәс. Курсларга язылсагыз, перспективалар артыр. Финанс хәлегез дә яхшырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев