Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (21 июнь-27 июнь)

Бу атнаны йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Гомумән, сезнең өчен барысы да уңышлы бара. Ләкин игътибарсызлык, онытылу бик күп аңлашылмаучанлыкларның сәбәбе булырга мөмкин. Башкаларның тормышына, эшенә аларның рөхсәтеннән башка кысылмагыз.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тормышыгызда абруйлы кеше барлыкка киләчәк. Аның фикере сезнең өчен – закон. Эшегездә сезне күреп, бәяләп торалар. Мәхәббәт өлкәсендә аңлашылмаучанлыклар килеп туарга мөмкин.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Чамасын белеп кенә! Бу кагыйдә сезнең тормышыгызга шундый туры килеп тора. Ничек тукланасыз икән? Моңа да игътибар бирер чак. Кием-салым, яңа берәр нәрсә сатып алу өчен яхшы вакыт.

 

Кысла (22.06 – 22.07) Күп кенә эшлекле очрашулар көтә сезне. Ниндидер тәкъдимгә ризалашканчы, үз мөмкинлекләрегезне аек акыл белән бәяләгез әле. Өйдәгеләр дә сездән бик үк канәгать түгел бит. Тик борчылмагыз: ял кирәк, ди йолдызлар. Барысы да тәртиптә булыр!

 

Арыслан (23.07 – 23.08) Һәр эш-гамәлегез  үткен күз очында тора. Бәхәсләшмәгез, хаталарыгызга төртеп күрсәтерләр, аларны төзәтегез. Туганнарыгызны, якыннарыгызны дорфа сүзләр белән рәнҗетмәгез берүк. Табигать белән дуслашырга кирәк сезгә. Бу сәламәтлек өчен дә, кәеф өчен дә кирәк.

 

Кыз (24.08 – 22.09) Йолдызлар сезгә көчегезне торгызу өчен 2–3 көн булса да ял итеп алырга киңәш итә. Соңгы атналар Кызлар өчен шактый киеренке узды шул. Сүз хәтта балаларны, ирне калдырып, ялгыз гына ял итү турында бара.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада сез әллә нинди – оешмаган! Бар җиргә дә өлгермисез, соңга калыбрак йөрисез. Ял көнегезне файдалы уздырырга тырышыгыз әле. Балаларыгыз өчен катлаулы чор: аларга игътибарыгызны кызганмагыз.

 

Чаян (24.10 – 22.11) Дуслар белән очрашу өчен шәп атна. Ә менә башка өлкәләрдә таркаулык сизелә. Сәламәтлегегез дә шаяра башлады. Эштә дә мәшәкатьләр тумый тормас. Сөйгән яр белән мөнәсәбәтләрегез исә паузада тора, ахрысы. Көчле булыгыз, кыскасы.

 

Укчы (23.11 – 21.12) Бер үзегезгә генә бар җаваплылыкны тартып бару авырга туры килер. Шулай да атна уртасында көтелмәгән табыш алу мөмкинлеге бар. Тик ул акчаны юк-барга тарату теләге дә көчле булачак. Башны эшкә җигеп, табышны мөһимрәк нәрсәләргә тотсагыз икән.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Йолдызлар сабыр булырга киңәш итә. Бу атнада бүтәннәрнең ялгышы өчен сезгә җавап бирергә туры килер. Хәер, моңа сез күнеккән дә бугай инде.

 

Сукояр (21.01 – 19.02) Киләчәккә планнар корып куярга киңәш ителми. Әлегә вакыты ул түгел. Аның каравы, күчемсез милек белән бәйле яхшы гына тәкъдим фаразлый йолдызлар. Уңышлы сәфәрләр дә вәгъдә итә.

 

Балык (20.02 – 20.03) Бер атнага гына булса да ял алсагыз, ничек яхшы булыр иде! Бу сәламәтлек өчен дә кирәк. Күңелсез аралашулардан ерак торыгыз. Фикерләү рәвешегез дә күңелсез уйлардан арынсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев