Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (21-28 апрель)

Максатыгызга якынлашасыз. Якын кешеләрегезнең үзегезне аңлавын һәм ярдәмен тоярсыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель). Итәк чабуларын җыебрак йөрергә кирәк. Җитәкчегезгә эш вакытында үз эшләрегез белән шөгыльләнүегез ошамас. Саграк булыгыз, чөнки ике арадагы конфликт озакка сузылырга мөмкин. 

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Соңга калмаска, пунктуаль булырга һәм үз өстегезгә алынган йөкләмәләрне үтәргә тырышыгыз. Әмма өстегезгә артык проблема һәм эш өймәгез. Дустанә элемтәләрне җайга салу өчен яхшы атна. Җомга кызыклы очрашулар булырга мөмкин.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Максатыгызга якынлашасыз. Якын кешеләрегезнең үзегезне аңлавын һәм ярдәмен тоярсыз. Эш күп булачак, ләкин ул хайран гына өстәмә табыш китерәчәк. Ләкин ял итү турында, шәхси тормыш турында да онытмагыз.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Җитәкчелек тарафыннан сезгә бик үк күңелле булмаган йөкләмә бирергә мөмкиннәр. Хәер, сез теләсә нинди биремне бик шәп башкарырсыз. Якшәмбе көнне гаилә проблемалары турында ачыктан-ачык фикер алышу булырга мөмкин.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Сез җыйнак һәм максатчан. Үзегезне һөнәри яктан ачу мөмкинлеге бирә торган вакыт җитте. Вак-төякка көчегезне сарыф итмәгез, интернетта күп вакыт уздырмагыз. Гаилә конфликтларыннан качыгыз һәм вакытында мөнәсәбәтләрне ачыклагыз.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сездә көтмәгәндә генә файдалы киңәшләр бирү, тирә-юньдәгеләрне ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтү теләге уянырга һәм мөмкин. Кешенең ачуын чыгармас өчен, башта уйлап карагыз, сезнең аларга үгет-нәсихәтләрегез чыннан да кирәк микән.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Эшкә комсызларча ябышып ятарга кирәкми, көч-дәрман дигән нәрсәнең дә чиге була, шуны онытмагыз. Җомга шәхси эшләр һәм романтик күрешүләр өчен уңай көн. Ялларда йорт һәм гаилә эшләре беренче планга чыгачак һәм сезне шатландырачак.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Планнарыгызны һәм ниятләрегезне шик-шөбһәләрсез тормышка ашырыгыз. Уңыш сезнең якта булыр. Сезне зур табыш һәм отышлы тәкъдимнәр көтә. Шәхси тормышта җитди карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Озак уйларга, шикләнергә кирәкми.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең идея һәм башлангычларыгыз әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан хупланачак. Бәлки, табыш китерә торган мөһим мәгълүмат килеп ирешер. Пәнҗешәмбе көнне җитди карарлар кабул итмәү, эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштырмау яхшырак.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Бу атнада кул кушырып утырырга кирәкми. Үз мөмкинлегеңне кулдан ычкындыру ихтималы артык зур, үкенергә туры килмәсен. Җомга көнне кунаклар кабул итәргә әзер булыгыз. Өй өчен кирәкле берәр нәрсә сатып алыгыз, кәефегез яхшырыр.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Бу атнада зур тырышлык куеп, тормышыгызны яхшыга үзгәртә алырсыз. Эштә  традицион принциплардан арыну сезнең файдага булыр. Карьера үсеше турында уйларга кирәк. Сез теләсә нинди әңгәмәне уңышлы уза аласыз, курыкмагыз.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

Бәлки, сез үз көчегезне һәм сәләтегезне бәяләп бетермисезгенәдер. Сезнең алдыгызда ишек ачык, сезгә кыю булырга һәм ачып керергә генә кирәк. Бу атнада яңа дуслык яки мөнәсәбәтләр башланырга мөмкин. Барысы да сезнең үзегезнең кулда.

 Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-21-28-aprel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев