Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә: 2-8 ноябрьгә

Киләсе атнага йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә

Кучкар. Үз-үзегезгә чамадан тыш ышану күрсәтмәсәгез, инвестицияләр һәм кредитлар белән бәйле мәсьәләләр уңышлы хәл ителер.

Үгезбозау. Карьерада яңа мөмкинлекләр ачылыр. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз.

Игезәкләр. Иҗатта, конкурсларда яки ярышларда уңышка ирешерсез. Романтик очрашулар өчен кулай атна.

Кысла. Ипотека, милек белән бәйле карар кабул итәргә мөмкин. Күңел ачуларга акча түгәргә киңәш ителми.

Арыслан. Әти-әниегез, туганнарыгыз белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен кулай атна.

Кыз. Буш вакытыгызны коллегалар белән үткәрмәү хәерлерәк. Ә дусларыгыз белән очрашканда, эш турында сөйләмәгез.  

Үлчәү. Шәхси яки гаилә бюджетын төзү өчен уңышлы атна. Моңа кадәр булган чыгымнарыгызны да анализларга онытмагыз.

Чаян. Эш турында онытып, ял итеп алыгыз. Вакытыгызны релаксация һәм яшәү энергиясе туплауга багышлагыз.

Укчы. Тормышыгызда кызыклы һәм үзенчәлекле вакыйгалар булырга мөмкин. Яңа кызыксынулар барлыкка килер.

Кәҗәмөгез. Механик эш кораллары һәм приборлары белән эшләгәндә, сак булу зарур. Рухи үсешегезгә игътибарны арттырыгыз.

Сукояр. Фәнни эш белән шөгыльләнү, җитди тикшеренүләр үткәрү өчен яхшы атна, уңышка ирешерсез.

Балык. Хроник авырулардан дәвалану өчен яхшы атна. Тик үз белдегегез белән дәваланмагыз, табиб белән киңәшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев