Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә: 19-25 октябрьгә

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР. Атна башы тормыш иптәшегез белән уртак эш башкару өчен кулай. Атнаның икенче яртысында дусларыгыз белән аралашу мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр. Атна тормышыгызны үзгәртердәй мөһим, кыю карарлар кабул итү өчен дә уңышлы булыр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Карьера өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачылыр. Хезмәттәшләрегез белән уртак тел тапсагыз, хезмәт бурычларыгызны тырышып башкарсагыз, күпкә ирешерсез.

ИГЕЗӘКЛӘР. Атна уңышлы булыр, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Иҗат, спорт, төрле тикшеренүләр белән бәйле уңышлар ихтималы зур.

КЫСЛА. Иминлек, күчемсез милек, иминият белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен кулай атна. Мәсәлән, ипотека кредитын түләү, мирас алу мәсьәләләре уңай чишелер.

АРЫСЛАН. Аралашу, зур булмаган сәяхәтләр өчен уңышлы вакыт. Көнкүреш мәсьәләләрен атнаның икенче яртысында хәл итү яхшы. Ремонт эшләрен башлап җибәрсәгез була.

КЫЗ. Киләсе атнада финанс мәсьәләләрен хәл итү отышлы булыр. Эш белән бәйле яңа перспективалар күренер, бәлки, хезмәт хакыгызны арттырырлар яки яхшырак эш урыны табарсыз.

ҮЛЧӘҮ. Иҗади сәләтегезне куллану өчен кулай атна. Инициатива күрсәтсәгез, яңа проектлар башлап җибәрергә мөмкин. Атнаның икенче яртысында финанс мәсьәләләрен хәл итү уңышлы булыр.

ЧАЯН. Киләсе атна пассив ял өчен менә дигән вакыт. Берүзегез генә калып, уй-фикерләрегезне тәртипкә китерегез, якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр дә җайланыр.

УКЧЫ. Киләсе атнада бик күп яңа мәгълүмат алырсыз. Өстәмә керем алыр өчен, яшерен сәләтләрегезне эшкә җигәрсез. Ләкин “акча тынычлыкны ярата”, дигән әйтемне истә тотыгыз, уңышларыгызны башкаларга сөйләмәгез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Матди хәлегезне яхшыртыр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Атнаның икенче яртысында дусларыгызның ярдәменә таяна алырсыз. Алар булышлыгы белән коллектив проектларга алыну мөмкинлеге туар.

СУКОЯР. Киләсе атна яңа белем алу өчен менә дигән вакыт. Дөрес карар кабул итәрсез. Атнаның икенче яртысында сүзе үтүчән кеше белән танышырсыз.

БАЛЫК. Моңа кадәр аңлашылмаган хәлләргә ачыклык кертә алырсыз. Иминлек, бурычны кайтару, акча белән бәйле мәсьәләләр уңай хәл ителергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев