Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (17-23 августка)

Йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР. Сезгә кешеләр белән элемтәләрне һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга өйрәнү зарур.  Чәршәмбе яки пәнҗешәмбе өстәмә керем белән бәйле тәкъдим керсә, моңа җитди карагыз. Ял көннәрендә якыннарыгыз белән аралашу уңай энергия чыганагы булыр.

ҮГЕЗБОЗАУ. Эштә, бер урында таптанмыйча, яңа һәм өйрәнелмәгән юнәлешләргә өстенлек бирегез. Шулай да, төптән үзгәрешләргә юл куймагыз, яңалыклар акрынлап кертелергә тиеш. Шәхси тормышта килеп туган катлаулы хәлне ашыгыч рәвештә хәл итү зарур. Дәшмичә, үпкәләп йөргәнче, ачыктан-ачык сөйләшү яхшырак.

ИГЕЗӘКЛӘР. Үз проблемаларыгызны үзегез хәл итә аласыз, шуңа күрә башкаларга мәшәкать тудырмагыз, яшәве дә җиңеләеп китәр. Энергиягез ташып тора, теләкләрегез үтәлә. Әлегә үзегез сизмәсәгез дә,  дөрес юлдан барасыз.

КЫСЛА. Уй-хыялларыгыз күп һәм аларны тормышка ашырырга көчегез дә бар. Чәршәмбе, артык тырышмыйча гына, вак-төяк мәшәкатьләрне хәл итү хәерле. Пәнҗешәмбе кешеләр белән аралашканда сак булу зарур, башкаларның серләрен сөйләп ташламагыз. Шимбә яңа кызыклы идеяләр белән янып йөрерсез. Якшәмбе хисләрегезне тыеп торырга киңәш ителә.

АРЫСЛАН. Бу атна планнарыгызга үзгәреш кертү өчен яхшы вакыт. Эшегезнең бер өлешен хезмәттәшләрегезгә бирергә була. Атна ахырында принципиаль булмаган мәсьәләләрдә артык үҗәтлек күрсәтерсез, чиктән тыш катгый булмау хәерле.

КЫЗ. Дүшәмбе бик күп мөһим һәм җаваплы эшләр көтелә, алар белән җитди шөгыльләнү сезнең файдага гына. Кемдер сезгә эч серен ачар, тыңлагыз, тик берәүгә дә сөйләмәгез. Гаилә һәм шәхси проблемалары актив эшкә киртә булырга мөмкин.

ҮЛЧӘҮ. Өметсезлеккә бирелү, үпкә саклау кирәк түгел, бу тормышыгызны катлауландырыр гына. Хәзер иң яхшысы: бар эшне тыныч кына башкару, тырышлыгыгызны күрерләр, бәяләрләр. Атна ахырында яраткан кешегезнең, кимчелекләре булуга карамастан, сезгә ничек кадерле булуын аңларсыз.  Аңа игътибарны арттырыгыз, күбрәк аралашыгыз.

ЧАЯН. Бу атнада барлык проблемаларыгыз хәл ителер. Мәҗбүри эш түгел, ә күңелегезгә хуш килердәй нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкинлек туар. Кыенлыкларны җиңеп чыгарсыз, үзегезне җиңүче итеп тоярсыз. Шактый гына табыш көтелә.

УКЧЫ. Дүшәмбе булган күтәренке кәефегезне якшәмбегә кадәр саклый алсагыз, атна уңышлы узар. Эш урынында мәхәббәт куертудан сакланыгыз. Пәнҗешәмбе борчу-мәшәкатьләр килеп чыкса, барысын да яңадан башларга туры килсә дә, югалып калмагыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атнада сез үзегезнең сәләтләрегезне ача алырсыз. Көч һәм энергия артуын сизәрсез, шуңа күрә, нинди генә эшкә алынсагыз да,  һәммәсен җиңел генә башкарып чыгарсыз. Ял көннәрендә дусларыгыз белән табигать кочагына чыгыгыз.

СУКОЯР. Сабыр булыгыз, ярсымагыз, үз-үзегезгә ышанычны югалтмагыз, “яхшылык теләүчеләр”нең сүзләренә игътибар бирмәгез, барысы да җайга салыныр. Артыгыздан сөйләп йөрүчеләргә дә исегез китмәсен. Ял көннәрендә, начар уйлардан арыну өчен, өй эшләре белән мәшгуль булыгыз. Туганнарыгызга сезнең ярдәм кирәк булырга мөмкин.

БАЛЫК. Бу атнага ниятләгән планнарыгызны тормышка ашырыр өчен, җитәкчелек, инвесторлар һәм ышанычлы дусларыгызның ярдәме кирәк булыр. Игътибарыгызны иң мөһим эшегезгә юнәлтегез, вак-төякләрен калдырып торыгыз. Якшәмбе, кунаклар чакырып, рәхәтләнеп күңел ачыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев