Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (16-22 мартка)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

КУЧКАР. Күңелсез хәлләр баштан ашкан. Уңыш үренә күтәрелү өчен, ялкаулыкны җиңәргә кирәк. Атна азагында эш белән бәйле катлаулы карар кабул итәргә туры килер. Сезгә кызыклы берничә тәкъдим ясаячаклар, ләкин аларның берсен генә сайларга туры киләчәк.

ҮГЕЗБОЗАУ. Атна, кышкы көн кебек, сизелми үтеп китәчәк. Кайбер вакыйгалар үтеп киткән, ә син аларның драматизмын тоймый да калуың өчен борчылырсың. Борчылма, яз башланды гына, алда бик күп кызыклы вакыйгалар көтә.

ИГЕЗӘКЛӘР.  Хәлиткеч атна. Кемгәдер ашыгыч рәвештә эштән китәргә һәм яңа эшкә урнашырга туры килер. Шәхси тормышта да үзгәрешләр көтелә, һәм яхшы якка. Гаиләлеләр дә бәхеттән биеп торыр, хәләл җефетләрегез белән мөнәсәбәтләрегез җайланыр.

КЫСЛА. Үзеңне кыен хәлдә калдырмас өчен, сүзеңне чамалап сөйлә, акча дип чапма. Көндәшләрең артсын өчен инде болай да мөмкин булганның барысын да эшләдең. Күп халык катнашкан чаралардан читтә бул. Судан тынрак, үләннән тәбәнәгрәк бул, шул вакытта уңыш килер.

АРЫСЛАН. Акча күчергәндә сак бул. Шул вакытта телефоннан сөйләшмә, күңелсез хәлгә юлыгырсың. Эштә кемнәрдер сезгә каршы берләшер, ләкин мөнәсәбәтләр ачыкларга ашыкма. Тиздән явыз ниятлеләр үзләрен-үзләре фаш итәчәк, ә начальник сезнең тырышлыкка лаеклы бәя бирер.

КЫЗ. Ял итәргә кирәк. Диванда китап укып түгел, табигать кочагында. Гаиләле Кызларга көнкүреш проблемаларына игътибарлырак булу кирәк, алар көннән-көн күбәя.

ҮЛЧӘҮ. Атна башында мәгънәсез һәм файдасыз эшләргә игътибар итмә. Хезмәттәшләрең һәм дусларың сөйләгәннәргә колак сал. Кирәкле мәгълүматны ычкындырсаң, акчасыз калуың ихтимал.

ЧАЯН. Атна ат кебек җигелеп эшләүчегә түгел, ял итә белүче Чаянга файдалы. Кәефең яхшы булыр, теләсә нинди сәфәрне оештыра алырсың. Шәхси тормышта да бар да яхшы, ләкин нәтиҗәләр чыгарырга ашыкма.

УКЧЫ. Тирә-юндәгеләрне итагатьле һәм ихтирамлы булуың гаҗәпләндерер. Сату буенча эшең уңар. Сәламәтлек борчыса, табибка языл. Башның еш авыртуын, кан басымы “сикерүен” игътибарсыз калдырырга ярамый.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Таныш түгел юлдашлар белән сөйләшкәндә сак бул. Карак яки мошенник корбаны булуың ихтимал. Кесәңне бушатырга мөмкиннәр.  Атна азагында дустын яхшы хәбәр җиткерер, яраткан кешеңнән бүләк алырсың.

СУКОЯР. Вакыт комета тизлегендә оча. Ләкин ул күңелле сюрпризларга һәм яхшы вакыйгаларга бай булыр. Хәтта үз идеяләреңне өр-яңа эштә тормышка ашыра алырсың. Күбрәк хәрәкәтлән, позитив фикер йөрт. Горизонтта яңа тиң мәхәббәтең күренә.

БАЛЫК. Вакытыңны үз белемеңне арттыруга багышла, үзең генә калып, ял ит. Гаиләлеләрне финанс уңышы көтә. Бу инде кире кайтару өмете сүнгән бурычны бирүләре белән бәйле булырга мөмкин. Акча отуың мөмкин, яңа эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев