Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (15-22 июньгә)

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Атна уңышлы булыр. Финанс хәлегез яхшырыр, бу исә яңа сатып-алуларга мөмкинлек бирер. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт һәм кайгыртуга корылыр.

Үгезбозау. Дуслар, күршеләр, туганнар белән мөмкин кадәр ешрак аралашыгыз. Алар сезгә таяныч булыр. Файдасы тиярдәй кешеләр белән уртак тел таба алырсыз.

Игезәкләр. Матди иминлек турында гына түгел, күңел тынычлыгы турында да уйларга вакыт җитте. Бу атнада акча чагыштырмача җиңел керер. Керемегезне арттыру кыенлык тудырмас.

Кысла. Кәефегез яхшы булу һәм дусларыгызның ярдәм итүе уңай үзгәрешләргә китерер. Планнарыгызны тормышка ашырганда, дусларыгызның гына түгел, абруйлы кешеләрнең дә ярдәмен тоярсыз.

Арыслан. Бу атнада кәефегез яхшы булыр. Мөгаен, сүзе үтә торган кеше белән танышырсыз. Аның ярдәме белән максатларыгызга ирешә алырсыз. Бу атна үзегезне борчый торган сорауларга җавап эзләү, эчке дөньягызны анализлау өчен дә кулай.

Кыз. Вакыйгалар үзәгендә булырга тырышыгыз, моның өчен барлык аралашу чараларын да кулланыгыз. Активлык күрсәтеп, күп кенә кызыклы фактларны белерсез, аралашу даирәгез киңәер. Актив аралашу һәм белемегезне арттыру абруегызны арттырыр, карьерагызга уңай йогынты ясар.

Үлчәү. Үзегез теләгән нәтиҗәгә ирешим дисәгез, тәвәккәлләргә һәм курыкмаска кирәк. Бу барлык Үлчәүләр өчен дә актуаль. Аеруча мөһим мәсьәләләрдә катгый позициядә булу зарур. Кыю карарлар кабул итәргә, үзегезнең планнарыгыз белән уртаклашырга курыкмагыз.

Чаян. Бу атнада партнёрлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга омтылу уңышлы килеп чыгар. Бизнеста телдән сөйләшенгән килешүләрне юридик яктан рәсмиләштерергә киңәш ителә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә җылылык сизелер.

Укчы. Планлы дәвалау-профилактика чараларын башлар өчен кулай вакыт. Шулай ук бу атна сәламәтлегегезгә аеруча зыян сала торган зарарлы гадәтләрдән арыну өчен дә яхшы. Хәл-әхвәлләрен яхшыртырга теләүчеләргә сәламәт тормыш рәвешенә күчү зарур.

Кәҗәмөгез. Партнёрлык мөнәсәбәтләрендә тынычлык һәм гармония урнашыр. Озак вакыт романтик элемтәдә торучылар мөнәсәбәтләрен законлы төстә рәсмиләштерергә тәвәккәлләр. Йолдызлар нәкъ менә бу атнада өйләнешергә киңәш итә.

Сукояр. Йорт-җирегезне төзекләндерү белән мәшгуль булырсыз. Гаиләдә гармонияле психологик мохит хөкем сөрү сезне тагын да илһамландырыр.

Балык. Дачага яки табигатькә ял итәргә чыгу өчен менә дигән вакыт. Соңгы вакыйгалардан хәбәрдар булырга, күршеләр, коллегалар һәм ерак туганнар белән элемтәдә торырга тырышыгыз. Балаларыгыз булса, аларны тәрбияләүгә генә түгел, ә мәдәни программага да игътибар бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев